16+

Россия Президенты Бөек Җиңү парадының вакытын кичектерде

Без әлеге куркынычны артка чигенергә мәҗбүр итәрбез. Һәм шуннан соң 9 майга планлаштырылган барлык чараларны да уздырачакбыз. Әлбәттә, быел, 2020 елда. Безнең бу елыбыз да Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителгән иде бит.

Россия Президенты Владимир Путин быел Җиңү парадын уздыру вакытын кичектерде. Бу турыда РИА Новостига сылтама белән "Татар-информ" яза.

«Коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, 9 майда Җиңү парады булмый. Бу турыда Владимир Путин Иминлек советы әгъзалары белән очрашуда әйтте», диелә хәбәрдә.

Авыру таралу белән бәйле куркыныч парадка әзерләнергә мөмкинлек бирми, диде Президент.

Барлык тантаналы чаралар, шул исәптән Җиңү парады, «Үлемсез полк» чарасы да, 2020 елда соңрак булачак.

"Без әлеге куркынычны артка чигенергә мәҗбүр итәрбез. Һәм шуннан соң 9 майга планлаштырылган барлык чараларны да уздырачакбыз. Әлбәттә, быел, 2020 елда. Безнең бу елыбыз да Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителгән иде бит. Шунда ветераннарыбызны кочарбыз. Шул чакта Мәскәүдә, Кызыл мәйданда төп парадыбыз да узачак. Әлбәттә, "Үлемсез полк" маршы да һичшиксез булачак" - Россия Президенты сайтында Илбашының әнә шундый сүзләре китерелә.

Фото: http://kremlin.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading