Рөстәм һәм Индира Нәбиевлар кабат әти-әни булды.
Танылган блогер, хәрби хезмәттә вакытта бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә ике аягын да югалткан Рөстәм Нәбиев һәм аның хатыны Индира икенче тапкыр әти-әни булган.
"Сәгать 4:35 дөньяга безнең матур Әминәбез килде", - дип хәбәр итә Рөстәм социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.
Сабыйның буе 54 см, авырлыгы 3810 гр.
Нәбиевлар София исемле кыз үстерә иде.
Яшь әти-әнине без дә тәбрик итәбез һәм сәламәтлек телибез!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар