16+

Рөстәм Миңнеханов: "Аңлатып бирүе кыен булган очраклар да бар: кемгә өстәмә түләү бар, кемгә – юк..."

Икътисадтагы агымдагы вәзгыятьнең катлаулы булуына карамастан, Татарстан илкүләм проектларда дәүләт башлыгы билгеләгән барлык бурычларны вакытында үтәргә тиеш. Татарстан Президенты әнә шундый фикердә.

Рөстәм Миңнеханов: "Аңлатып бирүе кыен булган очраклар да бар: кемгә өстәмә түләү бар, кемгә – юк..."

Икътисадтагы агымдагы вәзгыятьнең катлаулы булуына карамастан, Татарстан илкүләм проектларда дәүләт башлыгы билгеләгән барлык бурычларны вакытында үтәргә тиеш. Татарстан Президенты әнә шундый фикердә.

Бүген бу хакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте. 

«Башкару дисциплинасы торышы һәм халык тормышы сыйфатын бәяләү индикаторы буенча идарәгә Дәүләт биремен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары тарафыннан үтәү йомгаклары һәм 2019 елга йомгаклар буенча аларның эшчәнлеге нәтиҗәлелеге турында».

Киңәшмәдә катнашучылар республика дәүләт хакимияте органнарының эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру һәм аларның барлык федераль һәм республика карарларын оператив үтәүләре мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук кризиска каршы һәм эпидемиологик чараларны үз вакытында һәм сыйфатлы үтәү кирәклеге дә билгеләп үтелде. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, агымдагы вәзгыять барлык көчләрне һәм ресурсларны туплауны таләп итә. Эшне нәтиҗәле оештыру һәм икътисадны эшләтеп җибәрү генә вәзгытьне тотрыкландырырга мөмкин, диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталды. «Россия Президенты тарафыннан билгеләнгән илкүләм проектлар өлешендә барлык йөкләмәләрне дә үтәргә кирәк. Әмма кайбер параметрлар икътисадый төшенкелеккә кадәр билгеләнгән иде. Шуңа күрә нинди катлаулы хәлдә булуыбызны әйтеп торасы юк, федераль коллегалар белән бу килешүләргә төзәтмәләр кертергә кирәк. Илкүләм проектларны беркем дә юкка чыгармады, без аларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен җаваплы. Дәүләт башлыгы билгеләгән бар нәрсәләр үтәлергә тиеш», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә өстәмә түләүләрне вакытында башкаруга аерым игътибар бирелә. «Без моны игътибар белән күзәтәбез. Хәзер социаль хезмәткәрләр буенча да карар кабул ителде. Аңлатып бирүе кыен булган очраклар да бар: кемгә өстәмә түләү бар, кемгә – юк. Без бу мәсьәләләрне күтәрергә тиеш булабыз. Россия Федерациясе Хөкүмәте адресына, федераль министрларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, - диде Татарстан Республикасы Президенты. - Барлык федераль акчалар үз вакытында һәм билгеләнгән максаты буенча гражданнар иминлеген тәэмин итүгә җиткерелергә тиеш».

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading