Татарстан Республикасында Covid-19 белән авыруның 11 мең 412 очрагы теркәлгән. Көн саен декабрьдә 90га якын очрак теркәлә. Декабрь аенда авырулар саны ноябрьнең шул ук чоры белән чагыштырганда 73%ка артыграк. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Скопировать ссылку

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов җыелучыларны РФ Конституциясе көне белән котлады. "Илнең Төп Законы нигезендә салынган федерализм, демократик хокукый кыйммәтләргә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм гражданлык татулыгын саклауга, социаль-икътисади иминлекне тәэмин итү безнең уңышлы үсешебезнең нигезе булып тора", - диде ТР Президенты.
Үз нотыгында Марина Патяшина декабрьдә аеруча авыр формаларның өлеше 15% ка һәм хастаханәдән тыш пневмонияләрнең саны 10% ка кимүен билгеләп үтте. Элеккегечә, балалар саны, өлкәннәр белән чагыштырганда, 10 тапкырга кимрәк. Әмма 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авырулар санының артуы дәвам итә. Шуңа күрә әлеге категориягә үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый сакларга һәм кешеләр күпләп була торган урыннарга йөрмәскә кирәк. «Барысыннан да гаиләнең үзендә йоктыру өстенлек итә. Хезмәт коллективларының 74%ында ковидка каршы чараларны бозу очраклары ачыклана", - диде Марина Патяшина.
Комментарийлар