16+

Рөстәм Миңнеханов: "Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" республика хәрәкәте кысаларында ашамлык җыелмаларын бүлү үзәгендә булды һәм мохтаҗлар өчен социаль ашамлык җыелмалары әзерләү үзәге эше белән танышты.

Үзәк «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә оештырылган. Үзәктә эш ике сменада бара, җыелмаларны тәүлек буена туплыйлар. Барлыгы 118 хезмәткәр эшли. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, ашамлыклар җыелмалары конвейер форматында әзерләнә.

Бер җыелма хакы 1,2 мең сум. Ашамлыклардан җыелмага төрле ярмалар, он, көнбагыш мае, шикәр, макароннар, сыер итеннән тушенка, чәй һәм кондитер әйберләре керә. «Һәр гаиләгә кирәкле ашамлыклар җыелмасы. Монда иң кирәклеләре тупланган», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Беренче ашамлыклар җыелмасы партиясен 55 мең гаилә алган инде. Дүшәмбедән икенче партия җибәрелә башлый. Барысы бу җыелмалар дүрт мәртәбә таратылачак, аена ике мәртәбә.    

Үзәк вәкилләре белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов эшне оештыруны югары бәяләде. «Бу – бик катлаулы, җентекле эш. Монда ул тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Бу мөһим һәм мактаулы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә», - диде ул.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading