16+

Рөстәм Миңнеханов «Хәтер» бакчасы халыкара акциясенә кушылды

Рөстәм Миңнехановка Җиңү паркы территориясен төзекләндерү концепциясен тәкъдир иттеләр. Татарстан Президенты паркта куелачак Совет солдаты һәйкәлен дә карады. Һәйкәл 9 майда ачылачак.

Рөстәм Миңнеханов «Хәтер» бакчасы халыкара акциясенә кушылды

Рөстәм Миңнехановка Җиңү паркы территориясен төзекләндерү концепциясен тәкъдир иттеләр. Татарстан Президенты паркта куелачак Совет солдаты һәйкәлен дә карады. Һәйкәл 9 майда ачылачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Хәтер» бакчасы халыкара акциясенә кушылды. Бу хакта Президентның Матбугат хезмәт хәбәр итә.

22 июньгә кадәр Россиядә әлеге акция кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр сугышчы истәлегенә 27 млн. төп агач утыртырга ниятлиләр. Республика территориясендә 350 меңнән артык үсенте утыртылачак.

Җиңү паркындагы узган чарада Президент белән бергә, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте вәкилләре дә кушылды. Парк территориясендә барлыгы 75 тал утыртылган. Агачлар санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп утыртылды.

«Бу – бик яхшы акция. Бу – җиңү өчен, Ватан өчен, барыбыз өчен сугышканнарга ихтирам күрсәтүебез. Күпләр илләренә әйләнеп кайтмадылар. Аларның батырлыкларын без хәтеребездә сакларга тиешбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Коронавирус пандемиясе чорында агач утырту, нигездә, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр тарафыннан башкарылды. Эшләрнең бер өлешен «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте һәм республика патриотик оешмалары вәкилләре үтәде. Бүгенгә проектка 23 урманчылык, берничә шәһәр һәм торак пункт кушылган.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук Җиңү паркы территориясен төзекләндерү концепциясен тәкъдир иттеләр. Татарстан Президенты паркта куелачак Совет солдаты һәйкәлен дә карады. Һәйкәл 9 майда ачылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading