16+

Рөстәм Миңнеханов Кукмара һәм Балтач районнарында булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районына эш сәфәре кылды. Сәфәр барышында аны муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде. Татарстан Президенты «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» гамәле кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Кукмара һәм Балтач районнарында булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районына эш сәфәре кылды. Сәфәр барышында аны муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде. Татарстан Президенты «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» гамәле кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районына эш сәфәре кылды. Сәфәр барышында аны муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.

Балтачта Рөстәм Миңнеханов дәүләт программалары кысаларында төзекләндерелгән «Салкын Чишмә» экопаркын карады. Проект 2 этапта тормышка ашырылган. Экопаркның бөтен территориясендә җәяүлеләр сукмаклары оештырылган, яңа күперләр төзелгән, яктырту, кече архитектура формалары урнаштырылган, чишмә бинасы реставрацияләнгән, функциональ мәйданчыклар булдырылган (амфитеатр, ял итү зоналары, балалар мәйданчыгы). Татарстан Президенты муниципалитет җитәкчелеген Экопаркны җентекләп карап торырга чакырды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов 120 урынлык яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты. Мәктәпкәчә учреждениедә заманча үсеш ала торган фән-киңлекләр мохиты булдырылган. Инглиз телендә сөйләм күнекмәләрен үстерү, сынлы сәнгать, музыка, бию сәләтләрен, нәфис һәм спорт гимнастикасын һәм савыктыру гимнастикасын үстерү буенча өстәмә белем бирүне оештыру планлаштырыла.

«Бүген бик мөһим вакыйга – без яңа балалар бакчасы ачабыз. Биредә балалар өчен барлык шартлар да тудырылган. Гомумән, Балтач районы актив үсә: яңа объектлар төзелә, җәмәгать киңлекләре төзекләндерелә. Безнең төп бурыч – гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Президенты «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» гамәле кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды.

Шулай ук Балтачка визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов «МДСУ-1» асфальт-бетон заводында булды. Оешма Балтач, Саба, Кукмара, Арча районнарында юл эшләрен башкара, М-12 автоюлын төзүдә катнаша. Җитештерү куәтләрен арттыру максатларында 2021 елда җитештерүчәнлеге 160 тонна булган асфальт-бетон катнашмаларының барлык төрләрен чыгарырга мөмкинлек бирүче асфальт-катнашмалар сатып алынды һәм файдалануга тапшырылды.

Визиты ахырында Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Рамил Нотфуллин билгеләп үткәнчә, бүген Балтач районында 57 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә. Аграрийлар терлек азыгы әзерләү буенча зур эш башкарганнар, әмма бүген фураж алу өчен өстәмә ярдәм кирәк. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына авыл кешеләренә ярдәм күрсәтү вариантларын карауны йөкләде.

Рөстәм Миңнеханов бүген шулай ук Кукмара районына да эшлекле сәфәр кылды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading