16+

Рөстәм Миңнеханов Сабан туйлары уздырырга рөхсәт бирде, тик...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кала һәм район үзәкләрендә, зур авылларда Сабан туйлары уздырмаска дигән фикердә.

Рөстәм Миңнеханов  Сабан туйлары уздырырга рөхсәт бирде, тик...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кала һәм район үзәкләрендә, зур авылларда Сабан туйлары уздырмаска дигән фикердә.

- Зур куркыныч яный, шуңа да без шәһәрләрдә, район үзәкләрендә Сабан туе уздырмаска дигән карарга килдек. Әмма авыл җирлекләрендә, халык фикерен исәпкә алып, җирле үзидарә органнары уздырырга карар кылса, рөхсәт итәбез. Чөнки авыллардагы Сабан туйлары ул табигатьтә үтә торган кечкенә генә бәйрәм. Әмма чаралар Роспотребнадзор таләпләренең барысын да үтәп оештырылырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сабан бәйрәменең хезмәт кешесе өчен, республиканы икмәк белән тәэмин итүче игенчеләр өчен ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңлап, Президент бәйрәмне нәкъ менә авылларда уздыруны хуплады.

- Иң дөрес Сабан туе — ул авыл Сабан туе. Ул чын бәйрәм, туганнар, тальян, җыр-бию белән уза. Җитди спортчыларсыз, һәр кеше үзен сынап карый ала торган бәйрәм. Кечкенә генә чаралар бик мөһим. Көнен билгеләдек — 4 июль. Әгәр дә җирлекнең теләге була икән, мондый чараларны уздырырга рөхсәт итәбез, - диде Президент.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading