16+

Рөстәм Миңнеханов: "Төп хыялым - коронавирусны җиңәргә"

"Төп хыялым - коронавирусны җиңәргә һәм бөтен икътисадый проблемаларны хәл итәргә. Якыннарыбыз исән-имин булсын. Республикабыз чәчәк атуы һәм талантлы яшьләр китәргә теләмичә, биредә калулары бик әһәмиятле". 

Рөстәм Миңнеханов: "Төп хыялым - коронавирусны җиңәргә"

"Төп хыялым - коронавирусны җиңәргә һәм бөтен икътисадый проблемаларны хәл итәргә. Якыннарыбыз исән-имин булсын. Республикабыз чәчәк атуы һәм талантлы яшьләр китәргә теләмичә, биредә калулары бик әһәмиятле". 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Балалар җыры марафоны» онлайн-концертында катнашучылар белән очрашты. Трансляция "ШТАБ" креатив индустрияләр резиденциясеннән алып барылды.

«Балалар җыры марафоны» онлайн-концерты Бөтендөнья балалар хыялларын чынга ашыру көненә багышланган. Бер мәйданчыкта олы артистлар белән төрле иҗади конкурларда җиңгән яшь талантлар  җыелган. Трансляция бөтен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп оештырылды. Артислар чиратлап мәйданчыкка килеп, чыгыш ясауга ук китеп бара торган булдылар. 

Рөстәм Миңнеханов «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре, концертны алып баручы яшь таланлар Иван Шувалов һәм Габделхак Алимҗанов белән аралашты. Концертны алып баручы балалар Татарстан Президентына балачагы турында сораулар бирде. Татарстан Президенты сүзләренчә, балачагында ул техника белән бик кызыксынган һәм инженер булырга хыялланган. Шулай ук ул хәзерге мәктәп балаларына укуга күбәрәк игътибар итәргә киңәш бирде. "Мин хәзер мәктәптә химияне укырга һәм чит телләр өйрәнергә кирәк булганлыгын аңлыйм", - диде ул. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов үзенең хыялы белән уртаклашты: "Төп хыялым - коронавирусны җиңәргә һәм бөтен икътисадый проблемаларны хәл итәргә. Якыннарыбыз исән-имин булсын. Республикабыз чәчәк атуы һәм талантлы яшьләр китәргә теләмичә, биредә калулары бик әһәмиятле". 

Рөстәм Миңнеханов онлайн-концертны оештыручыларга рәхмәт әйтте. "Тамашачыларыгызның күбесе изоляциядә. Бу төрле авырлыкларга китерә: чикләнгән мәйданда, хәрәкәт тә чикләнгән, кешеләрнең психологик халәте дә авыр. Әмма бер-береңне сакларга кирәк, якыннарны  кайгыртырга. Көн саен без коронавирусны ияртүнең 60-70 очрагын ачыклыйбыз. Шуңа күрә әлеге хәлгә җитди мөнәсәбәттә булырга кирәк. Әлбәттә, безнең медицина бу мәсьәләне хәл итүгә тулысынча әзер. Әмма сакланып калу хәерлерәк", - диде ТР Президенты. 

Аның сүзләренчә, республикада төрле федераль һәм региональ ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла, гражданнар да ярдәм күрсәтә. Республикада "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!»  хәрәкәте иҗтимагый оешмаларны, волонтерларны бизнес һәм хакимият органнарын ярдәм итүдә берләштерде. "Иң мөһиме - бу авыр чорда без, татарстанлылар, бердәм булырга тиеш, бергә без бөтен бәлаларны җидәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading