Генераль ассамблея нәтиҗәләре буенча Россия эшлеклеләре WorldSkills International дан Certificate of Merit Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде. Алар хәрәкәтне үстерүгә зур өлеш керткән һәм WorldSkills хәрәкәтен һөнәри әзерлек илкүләм системасына һәм илкүләм проектларга интеграцияләүдә ярдәм иттеләр. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.
Комментарийлар