16+

Рөстәм Нәбиев Дәүләт Думасына бара?

Мәгълүмат чараларында шундый хәбәр таралды. Янәсе, Дәүләт дДмасына кәнәфигә дәгъва кылучылар исемлеген бастырылган – аңа Нәбиев та кертелгән.

Мәгълүмат чараларында шундый хәбәр таралды. Янәсе, Дәүләт дДмасына кәнәфигә дәгъва кылучылар исемлеген бастырылган – аңа Нәбиев та кертелгән.

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев "Бердәм Русия" партиясе исемлекләре буенча Дәүләт Думасы депутатларына сайлауларда катнашырга җыенуы турындагы мәгълүматны кире какты.

"ГорОбзор.ру" Дәүләт Думасына кәнәфигә дәгъва кылучылар исемлеген бастырган – аңа Нәбиев кертелгән.

– Мин кешеләрнең үзем дә белмәгәнне белүләренә сокланам, - дип язган блогер үзенең Инстаграмында. - Дуслар, бу дөрес түгел. Мин сайлауларда катнашырга бернинди ризалык та бирмәдем. Яшермим: әйе, миңа шәһәр Советы сайлауларында катнашырга тәкъдим иттеләр. Әмма ризалыгымны бирмәдем".

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Нәбиев - инвалид блогер. 2015 елда Омск хәрби частендә казарма җимерелгән вакытта ул ике аяксыз кала. Язмыш сынауларына карамастан, егет социаль челтәрләрдә уңышлы карьера ясый.

Чыганак: Кызыл таң

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading