16+

«Рубин» әзер: дулкынлану бар

Бүген – 1 мартта «Рубин» Түбән Новгородта «Тамбов» командасы белән уйный. «Тамбов» – «Рубин» матчы көндезге сәгать 2дә башлана.

«Рубин» әзер: дулкынлану бар

Бүген – 1 мартта «Рубин» Түбән Новгородта «Тамбов» командасы белән уйный. «Тамбов» – «Рубин» матчы көндезге сәгать 2дә башлана.

Казан командасының яңа баш остаз Леонид Слуцкий җитәкчелегендә беренче рәсми матчы булачак бу.

Баш тренер команданың әзерлеге турында бәян итте.

– Язның беренче матчына яхшы әзерлек белән килеп җиттек, – диде Леонид Слуцкий. – Дөресен әйткәндә, җыеннар – һәрвакыт табышмак ул. Ничек кенә әзерләнсәң һәм андагы уеннарда нинди кенә нәтиҗәләргә ирешсәң дә, барыбер команданың хәленә бәйле җиңелчә дулкынлану кала. Чөнки 100 процент ышаныч була алмый. Тулаем алганда, планлаштырылган эш башкарылды.

...Ышанычның кимүе кайбер уенчыларның имгәнүе белән дә бәйле. Баш тренер моны яшерми. Әйтик, «Рубин» белән, сезон азагына кадәр килешү төзеп өч көн узу белән, Дмитрий Тарасов күнегүләр вакытында аягын сындырды һәм 32 яшьлек футболчы озак вакытка сафтан чыкты. Аңа Италиядә операция ясалды.

– Тарасовтан тыш имгәнгән уенчылар –  Александр Ташаев, Владимир Гранат, Сильвие Бегич «Тамбов» белән уйный алмый. Һөҗүмче Евгений Марковның уенга чыгуы да сорау тудыра, – ди тренер.

Команда бу кышта дистәгә якын уенчы белән килешү төзеде. Араларында Россия шартларына яраклашмаган футболчылар да бар. Алар беренче уенда ук сынатмасмы? Журналистларның шул соравын ишеткәч, Слуцкий борчылмаска кирәклеген ассызыклады.

– Бразилия уенчысы Пабло Сантосны исәпкә алмаганда, һава торышына барысы да ияләнде кебек. Чөнки калган футболчыларның безнекенә охшаш шартларда уйнаганы бар, – диде ул.

Тренерлар штабы, уенчылар белән берлектә, «Тамбов»ның җыеннарда уздырган өч матчына анализ ясарга өлгергән инде. Булышырмы? Берничә сәгатьтән белербез.

PS. Сөйгәнегезгә яз бәйрәменә нинди бүләк алырга аптырап йөрисезме: 8 мартта Казанда узачак «Рубин» – «Крылья Советов» матчына билетлар сатуга чыккан!

Фото: rubin-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading