Рәзил Камалов: «Милләтне тел генә саклап кала»
Татарстаннан читтә үскән татарларның сөйләме кайвакытта Казан татарларыныкыннан да матуррак яңгырый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстаннан читтә үскән татарларның сөйләме кайвакытта Казан татарларыныкыннан да матуррак яңгырый.
«Шәһри Казан» газетасының бер санында баянчы Рәзил Камалов белән интервью чыккан иде. Аның сөйләменә шаккаттым. Чын тататарча, әдәби дияргә була. Тагын бер үзенчәлеге – Рәзилнең әңгәмәдә русча сүзләр кыстырмавы.
– Үзем тумышым белән Башкортстанның Тәтешле районыннан. Якташларым – Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи. Безнең сөйләм Казан сөйләменә бик охшаш. Әмма сүзләр азагына кушымчалар «өстибез». Мисал өчен, белмәем, кайтмаем... Казанга килгәч, әдәби сөйләмгә бик озак өйрәндем. Татарстанның кайбер районнарында да шундый сөйләмне ишеткәнем бар. Хатыным Рәфинә (җырчы Рәфинә Ганиуллина. – Л.Л.) бик матур сөйләшә, Арча ягыннан да булгач... Татар телен бик әйбәт укытканнар, күрәсең. Гаиләдә дә без гел татарча гына аралашабыз. Бала телевизордан мультфильмнар карап, русчага болай да өйрәнә ул. Гәрчә без аңа рус телендә бер дә дәшмәсәк тә, – ди баянчы.
Билгеле инде, балалар бакчасында да, интернеттан, телевизордан да балалар башка телне бик тиз отып ала. Шуңа да әти-әнинең бу юнәлештә тәэсире булмаса, бала ана телен онытып, башка телгә күчәргә дә мөмкин.
– Улыбыз русча сүзләр кыстыра башласа, без аңа, өйдә гел татарча гына сөйләш, дип исенә төшереп торабыз. Телне саклап калу һәр өйдән башланырга тиеш. Әлбәттә, аны саклап калуда балалар бакчалары да, мәктәпләр дә мөһим роль уйный. Милләтне дә тел саклап калачак, – дигән фикердә Рәзил Камалов.
Лилия ЛОКМАНОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Татарның аш-сулары да кунаклар дәшә
-
#Язмалар
“Мондый зур балык тотканым юк иде”: көрәшче егет 70 килолы җәен тоткан
-
#Кыскача яңалыклар
Казан үзәгендәге төзелеш мәйданчыгында борынгы кеше сөякләре табылган
-
#Авыл
Аларны уып иснәп, хәтта кабып та карый
-
#Язмалар
Нишләп уклауга рюмка бәйлиләр һәм пашул ботка ул нәрсә?
Комментарийлар