Бүгенге мәгьлүматларга күз салсак, Татарстанда коронавирус белән чирләп китүнең 31 яңа очрагы теркәлгән, 1 авыру чит илдән кайтса, калганнары элемтә аша әлеге чирне йоктырган.
Табиблар 8 кешене хастаханәгә салган, 23е өйдә генә дәвалана. Иң күп чирләүчеләр 30-50 яшьтәгеләр арасында, 8 кеше 18-30 яшьлекләр. Өченче урында - 60-70 яшьтәгеләр, 5 авыру.
Шәһәр һәм районнар буенча:
1. Казан – 19
2. Яр Чаллы – 1
3. Биектау – 1
4. Чүпрәле – 1
5. Алабуга – 1
6. Яшел Үзән – 1
7. Кама Тамагы – 1
8. Кукмара – 1
9. Түбән Кама – 1
10. Питрәч – 1
11. Саба – 3
8 августка Татарстанда COVID-19ның 5841 авыру очрагы расланган. Шул чорда 4711 кеше сихәтләнгән, шул исәптән узган тәүлектә - 58 хаста терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар