Сагыз: чәйнәргәме, юкмы?
Сагызның файдасы юк түгел, бар. Бердән, ул тешләрне чистарта.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Сагызның файдасы юк түгел, бар. Бердән, ул тешләрне чистарта.
Икенчедән, аны чәйнәгән вакытта селәгәй актив бүленеп чыга, ул исә тешләрне табигый чистарту чарасы булып тора. Сагыз авыздагы исне бетерә, әмма озак вакытка түгел. Сагызның тынычландыру үзлегенә ия булуы да билгеле. Шул ук вакытта аның тискәре яклары да юк түгел. Чәйнәгән вакытта селәгәй барлыкка килә дидек, аңарда селте реакциясе бара һәм ул ашказанына эләгеп, аның кислоталылыгын киметә. Моңа җавап итеп өстәмә ашказаны согы бүленеп чыга, ә ул тозлы кислотадан тора. Әгәр кеше ач икән, кислота ашказаны тышчасын ашый. Бу процесс артыкка киткән очракта гастрит барлыкка килергә мөмкин. Сагызны ашказаны авырткан кешегә чәйнәргә ярамый. Сагыз составында төрле консервантлар, ризык буягычлары, хуш ис бирә торган матдәләр, стабилизаторлар бар, алар организмга эләгеп, шулай ук зыян сала.
Ашаган вакытта китап укырга ярамаганны һәркем белә. Болай иткәндә, йә ризык, йә мәгълүмат үзләштерелми кала. Шул рәвешле сагыз чәйнәү баш мие эшчәнлегенә тискәре тәэсир итәргә мөмкин.
Сагызны гигиена максатыннан, ашаганнан соң теш чистарту җае булмаганда гына кулланырга ярый. Аны тәме беткәнче, 5-10 минут кына чәйнәгез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмыш
Балалар йортында яшәргә мәҗбүр булган улын кызгана да бит...
-
#Спорт
Миңнеханов: «Ышанам ки, алда сезне күп кенә зур җиңүләр көтә»
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов: Иң мөһим бурычларның берсе - педагогның абруен һәм статусын күтәрү
-
#Спорт
«Россия күләмендәге ярышларга әвереләбез»: радио журналистлары волейбол уенында ярышачак.
-
#Язмыш
Өч баласы ятим кала. “Әни янында салкынмы икән” дип сорый алар...
Комментарийлар