16+

Салават Миңнеханов: «41 көн рәттән Фатиха сүрәсен укыдык һәм... Гүзәлем бәбигә узды»

Узган атнада Салават Миңнеханов TMTV каналындагы «Сер булып калсын» тапшыруында катнашты. Бу юлы җырчы аеруча ихлас иде. Бар серләрен дә ачып салды.

Салават Миңнеханов: «41 көн рәттән Фатиха сүрәсен укыдык һәм... Гүзәлем бәбигә узды»

Узган атнада Салават Миңнеханов TMTV каналындагы «Сер булып калсын» тапшыруында катнашты. Бу юлы җырчы аеруча ихлас иде. Бар серләрен дә ачып салды.

- Салават, малай туасын теләгән идеңме?

- Мин бала тууын теләдем. Кемгә дә шат идем. Əнигә: «Догаларың кабул булды», - дим. Чөнки ул үзе бик нык кыз бала теләгән, әмма өч баласы да малай. Ə хәзер әнә: ничә килене бар, бөтен оныклары да кыз бала.

- Бала көткәнегезне бик озак яшереп йөрдегез...

- Əйе. Күз тиюдән курыктык, чөнки без баланы бик озак көттек. Иң популяр сорау: «Кайчан бала алып кайтасыз?» - иде. Янәсе, без үзебез өчен генә яшибез, бала теләмибез. Ничек шулай әйтәсең инде?! Без бергә яши башлаган беренче көннән үк бала теләдек, ләкин Аллаһы Тәгалә бирмичә торды. Шушы проблема хакында Тимергали хәзрәткә әйттем, ул: «Салават, 5 ел буе балагыз булмый тору бәлки яхшырактыр да, бәлки ул сезгә соңрак бирер. Мин сезгә бер әйбер өйрәтәм. 41 көн дәвамында иртәнге намаздан соң 40 тапкыр Фатиха сүрәсен укыгыз һәм дога кылыгыз. Əмма бу гамәлне кылыр алдыннан сез тулысынча иманлы кешеләр булырга тиеш. Һәм Аллаһыдан баланы сабый әнисеннән күкрәк сөте сораган кебек сорагыз», - диде. Без ул кушканча бар нәрсәне дә эшләдек. 41 көн үтте һәм, күз алдына китерәсезме, Гүзәлем авырга узды! Догаларыбызны Аллаһы Тәгалә ишетте һәм без аңа бик рәхмәтле!

- Гүзәлем сиңа бу шатлыклы хәбәрне ничек җиткерде?

- Анализ бирергә бардык без бергәләп. Шунда безгә: «Ребята, поздравляем!» - диделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

51

1

0

1

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    0

    МОЛОДЦЫ!!!!!

    Мөһим

    loading