“СалаваТik”лар Яңа ел сәхнәсен гөрләтте
21 декабрьдә “Татмедиа JUNIOR” нигезендә барлыкка килгән “СалаваТik” төркеме сабыйлар өчен чып-чын бәйрәм ясады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

21 декабрьдә “Татмедиа JUNIOR” нигезендә барлыкка килгән “СалаваТik” төркеме сабыйлар өчен чып-чын бәйрәм ясады.
"Салават күпере”, “Сабантуй” журналлары балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә шаккатыруны дәвам итә. 21 декабрьдә “Татмедиа JUNIOR” нигезендә барлыкка килгән “СалаваТik” төркеме сабыйлар өчен чып-чын бәйрәм ясады.
Рус эстрадасында инде күптән балалар чыгыш ясый. Гаиләсендә үсмерләр булган әниләр аларның исемнәрен дә яттан белә. Татар эстрадасында җырчы балалары белән концертлар оештырылса да, татарда балалар эстрадасы бар дип әйтеп булмый. “СалаваТik” төркеме моңа беренче адым булсын иде. Балаларның саф татарча җырлавы, иң мөһиме, балалар җырларын башкаруы кыйммәткә ия. Җырың тамашачыга барып җитсә, тагын да рәхәт. “СалаваТik” ларныкы барып җиткәнен кечкенә тамашачыларның аларга кушылып җырлавы, биюеннән үк аңлап була. Аларга популяр җырчы Лейна да кушылды.
Яңа ел алдыннан үткәрелгән чарада Кыш бабай белән Кар кызы да килми калмый, әлбәттә. Кичәдәге бәләкәй Кар кызына гашыйк булмый мөмкин түгел иде!
“Татарча Чыршы бәйрәме” бик күтәренке рухта узды. Чын татарча, милли кичәләрне дә балалар кызыгырлык итеп үткәреп була икән. Теләк кенә булсын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар