16+

Санкт-Петербург кешесе Казанда икенче тапкыр тавыш бирергә ниятләгән

Татарстанда ике тапкыр сайларга ниятләүчеләр булган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Санкт-Петербург кешесе Казанда икенче тапкыр тавыш бирергә ниятләгән

Татарстанда ике тапкыр сайларга ниятләүчеләр булган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Санкт-Петербургта яшәгән кеше алдан ук Татарстанда тавыш бирергә теләге булуын белдергән. Әмма, ике төбәктә дә тавыш биреп, хокук бозарга ниятләгән.

- Бездә ике тапкыр тавыш бирү очрагы булмады. Сайлау комиссиясе әгъзалары бик профессионал. Санкт-Петербург кешесе Казанда тавыш бирергә килгәч, комиссия әгъзалары Санкт-Петербургка шалтыратып, аның анда да тавыш бирүен ачыклаган. Бу дөрестән дә профессиональлек. Хәзер без махсус укулар уздырдык, - диде Андрей Кондратьев.

Реклама

Аның сүзләренчә, кайбер төбәкләрдә өчәр тапкыр тавыш бирүчеләр ачыкланган. Аларга хөкемне суд чыгарачак һәм бу гамәлләр “җиңел генә узмаячак”, дип кисәтә Андрей әфәнде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading