16+

Сайлау комиссиясе әгъзаларының йокылары кача башлады

Тагын сайлаулар якынлаша, җәмәгать! “Идел Пресс” нәшрияте сентябрьдә узачак тавыш бирүләргә бюллетеньнәрне инде бастыра башлаган да. Цехларда эш тәүлек әйләнәсе туктап тормый, чөнки 13 сентябрьдә узачак Президент сайлауларына гына да 2937 257 бюллетень әзерлисе бар.

Моның өчен 60 тонна кәгазь кулланачаклар. Сүз уңаеннан, Татарстан лидерын сайларга килгәннәргә яшькелт төстәге бюллетень тапшырылачак.

Моннан тыш, Түбән Кама 28 нче сайлау округы буенча Аксубай, Алекксевск, Әлки, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән, Чистай районнарында Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячаклар. Бу исә өстәмә 454 100 бюллетень дигән сүз. Аларның саклагыч тангир сеткасы юк, әмма махсус маркалар ябыштырылачак.

ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар өчен исә 61 139 бюллетень бастыру күздә тотыла. Алар алсу төстә булыр дип көтелә.

- Бу бик зур җаваплылык. Бюллетеньнәрне тапшырганчы мин начар йоклаячакмын, - ди Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев.

Бюллетеньнәр татар һәм рус телләрендә бастырыла. Муниципаль сайлауларда кулланыла торган бюллетеньнәрне кайда бастыруны җирле сайлау комиссияләре хәл итә.

Моннан тыш, “Мобиль сайлаучы” технологиясеннән файдаланып та тавыш бирергә мөмкин. Андрей Кондратьев сүзләренчә, бер атна эчендә бу ысулны кулланырга теләүчеләр саны 400 дән 2,3 меңгә кадәр җиткән.

Үзегезгә җайлы участокта тавыш бирергә телисез икән, ул чагында “Дәүләт хезмәте” порталы яисә Күп функцияле үзәк аша гариза бирергә мөмкин. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading