Коронавирус пандемиясе сәбәпле, махсус саклану киемнәрендәге комиссия әгъзалары 65 яшьтәге һәм өлкәнрәк яшьтәге кешеләрнең өйләренә бара.
Скопировать ссылку
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, махсус саклану киемнәрендәге комиссия әгъзалары 65 яшьтәге һәм өлкәнрәк яшьтәге кешеләрнең өйләренә бара.
Моның өчен аларга машина билгеләнгән. Үзбикләнү режимындагы кешеләр тавышны өйләрендә бирде.
Казанның 455нче сайлау участогына караган сайлаучыларның 50 проценттан артыгы 1 июньдә 12.00 сәгатькә тавыш биргән иде инде. Бу мәгълүматны участок сайлау комиссиясе рәисе Мәдинә Вәлиәхмәтова әйтте безгә.
Иртән халык актив килгән, төш вакыты тирәләрендә бераз тынлык урнашып ала, ә көндезге сәгать 2дән соң кабат халык агыла башлый икән. Ишек төбендә һәр сайлаучының тән температурасы үлчәнә, битлек белән перчатка һәм ручка бирелә. Идәнгә керү һәм чыгу эзләре төшерелгән, басып тору аралары билгеләнгән.
- Кеше сәламәтлеге - беренче планда.
Комментарийлар