16+

Семрук: бүген бар, иртәгә юк. Лаешның гүзәллеген ачып биргән мондый урыннар күбрәк булсын иде

Казаннан ерак түгел туристларны җәлеп итә торган яңа бер урын барлыкка килде – Семрук. Әлеге киноавыл “Зөләйха күзләрен ача” фильмының кайбер кадрлары төшерелгән урын. Съемкалар күптән тәмамланса да, корылмалары сүтелмәгән.

Семрук: бүген бар, иртәгә юк. Лаешның гүзәллеген ачып биргән мондый урыннар күбрәк булсын иде

Казаннан ерак түгел туристларны җәлеп итә торган яңа бер урын барлыкка килде – Семрук. Әлеге киноавыл “Зөләйха күзләрен ача” фильмының кайбер кадрлары төшерелгән урын. Съемкалар күптән тәмамланса да, корылмалары сүтелмәгән.

Семрук Лаеш районының бик матур табигать почмагында урнашкан. Бер якта – наратлык, икенче якта Кама җәелгән. Киноавылның кайдалыгын күрсәткән элмә такталар юк, аның каравы навигатор бу урынны яхшы белә, туп-туры Кама буена алып килде.

Машинаны тау башында калдырып наратлык буйлап елгага атлыйсың. Фильмны караган кешеләр бер мизгелгә шул атмосфераны тоярга мөмкин. Әнә, комендатура, лазарет, клуб... Тәрәзәдәге ситсы челтәрләргә кадәр эленеп тора. Ашханәдә Зөләйха һәм аның гаиләсе ашап утырган өстәлләр дә сакланып калган. Ләкин агач биналар эченә кереп булмый, алар бикле. Хәер, эчендә дә әлләни юк, чүп- чар,такталар, пычрак.

Фильмда клуб түшәмен Иконников бик матур итеп сурәтләр белән бизәгән иде. Шул түшәмне күреп булмасмы дип тырышып та карадым, баксаң, бу кинода бары компьютер графикасы белән эшләнгән алым булып чыкты. Чынлыкта берни дә юк. Су башнялары да тора. Тик аларга менә торган баскычларны алганнар. Бәласеннән баш аяк дигәннәрдер, мөгаен.

Кеше бик күп. Кайсы Кама буенча су коена, кайберләре фотога төшә, бер читтә пикник оештырганнар. Кызганыч, туристлардан соң бу урыннар бик пычранып кала икән. Семрукны саклаучы да юк кебек тоелды. Әгәр, шул агач корылмаларда берәр музей оештырсаң, җәйге кафелар булдырсаң, сувенир сату урыннары эшләсә, һич югы фильмдагы “Ай былбылым” җыры яңгырап торса, ял итү өчен менә дигән урын бу. Тик хәзергә монда кемнең нәрсә эшлисе килсә, шуны кылып йөри. Болай дәвам итсә, Семрук бик тиздән ташландык хәлгә калып юкка чыгарга да мөмкин. Ял итү урыннары болай да җитәрлек анысы, тик Лаешның гүзәллеген ачып биргән мондый урыннар күбрәк булса да комачауламый, ләбаса.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading