16+

Әсгать җыры

Тыкрыктан борылуга, капка төбендә зәңгәр җиңел машинаны күргәч, Гыйлемнур адымнарын тизләтә төште. «Алай машина белән килер кеше дә юк, кем булыр икән?» – дип уйлады эченнән генә. Бераздан, «Мәмәтләр тагын сарык эзләп йөри торганнардыр», – дип, адымнарын салмаклатты. Ул арада, Мөхтәрә-мастайларны узуга, үзенә таба кулларын болгап, бер хатынның килгәнен күреп алды. Тик ул кешенең кем икәнлеген шундук абайлый алмады әле ул... Алтмыш бишне узгач, шулай буладыр шул...

Әсгать җыры

Тыкрыктан борылуга, капка төбендә зәңгәр җиңел машинаны күргәч, Гыйлемнур адымнарын тизләтә төште. «Алай машина белән килер кеше дә юк, кем булыр икән?» – дип уйлады эченнән генә. Бераздан, «Мәмәтләр тагын сарык эзләп йөри торганнардыр», – дип, адымнарын салмаклатты. Ул арада, Мөхтәрә-мастайларны узуга, үзенә таба кулларын болгап, бер хатынның килгәнен күреп алды. Тик ул кешенең кем икәнлеген шундук абайлый алмады әле ул... Алтмыш бишне узгач, шулай буладыр шул...

Каршысына килеп баскач кына таныды аны Гыйлемнур. Бу – яшьлек дусты, авылдашы Асия иде. Үзе бертуктаусыз елый, үзе, күз яшьләрен кул аркасы белән сөртә-сөртә:
– И Гыйлемнур, исәнме? Төштә күрдем бит мин сине, кызый, сагындым. Үлеп күрәсем килде, – дип, кесәсеннән кулъяулыгын алып, борынын угалады.

– Килгәч, бик әйбәт булган. Рәхмәт килүеңә, – диде аптырабрак калган Гыйлемнур.
Көтмәгәндә Асиянең килеп чыгуына ул чыннан да чиксез шат иде. Шул ук вакытта гаҗәпләнеп тә, шикләнеп тә куйды. Гыйлемнурның күңелендә бер мәлгә генә шатлык катыш әрнү, кызгану хисләре буталып, үзе дә аңламый торган халәт барлыкка килде. Җаны исә, шашып, бер үрсәләнеп алды да кисәк туктап калды. Аннан беравык аңы томаланып торды. Болар барысы да күз ачып йомганчы, бер мизгелдә булды. Мондый чакларда ул үзенә: «Вакыйфастай әйткәндәй, пыл дивана инде», – дип куя. Ә «пыл дивана» булуның сәбәбе тирәндә, хәтер төпкелендә иде.

Берәр ел бардыр инде, Гыйлемнурның Әлмәттә «тилеләр йорты»нда эшләүче сеңлесе Зилә, авылга бер кайткач:
– Апа, Асия апаны безгә китерделәр бит, малае салды. Баштагы көннәрдә гел кеше танымый иде, хәзер инде бераз рәтләнде, – диде.

Гыйлемнур, нәкъ менә бүгенге кебек, ул вакытта да бер мәлгә исен җыя алмыйча торды. Аннары, акрын гына килеп, өстәл буенда торган урындыкка утырды. Аның күз алдыннан, кинотасмадагы күренешләр кебек, моннан шактый еллар элек булган вакыйгалар йөгереп үтте.
– Ходаем, нәрсә булды икән соң? – диде ул, авыр тын алып.
– Туганнары, теш алдырганнан шулай булды, дигән булалар, – дип, Зилә чәй урынын җыярга тотынды.

Бүген Гыйлемнур каршында шул «тилеләр йорты»на кергән Асия тора. Ләкин ул бер генә дә ялгыша торган, авыру кешегә охшамаган, һаман да шундый эчкерсез, көлгәндә дә, елаганда да матурлыгын югалтмый торган Асия. Урталай ачып тараган ап-ак чәче белән бизәкләп эшләнгән көмеш алкалары аның йөзенә яктылык биреп тора. Иреннәренә яккан иннеге дә килешле генә. Ни әйтсәң дә, шәһәрнеке шәһәрнеке шул инде. Тик күзләре генә төпкәрәк бата төшкәннәр дә, күз, ирен читендәге җыерчыклары гына, тирән эз ясап, түбәнгә сузылганнар. Язгы кар суы ергалаган инеш ярлары кебек...

Сөйләшә-сөйләшә капкага якынлашканда, аларны утыргычта ире Мәүлетбай белән Асиянең улы көтә иде. Баш түбәсе шактый яктырган, кырык бишләрне узган ир Гыйлемнур белән ике куллап күреште.
– Бу кадәр сагынганын алданрак әйтсә, күптән алып килгән була идем бит, – диде ул, гаепле кеше сыман.

Ирләр сөйләшеп калдылар. Асия белән Гыйлемнур өйгә кереп китте.
Чәй кайнаган арада, сөйләшә-сөйләшә, Гыйлемнур табын көйләде. Иртән генә аерткан каймак белән быелгы җәйдә килене җыеп кайнаткан җир җиләге кайнатмасын өстәлгә куйды.
Чәй кайнап чыгуга, ирләр, кереп, табын артына утырдылар. Өй эченә тәмле чәй исе таралды. Ирләр, сүзгә артык кушылмыйча, тиз генә берәр чынаяк эчтеләр дә, өйдә кызу, дигән булып, яңадан урамга чыгып киттеләр. Аның Мәүлетбае кеше белән уртак тел тиз таба.

Гыйлемнур белән Асия тагын икәүдән-икәү генә калдылар. Сөйләшүләре үз җае белән барды да барды. Көлештеләр дә, елап та алдылар. Ярыша-ярыша чигү чигүләре, ындыр артындагы «Әлләрия» уеннары, Казанда казыган траншеялар, Әлмәттә төзелештә эшләүләре – берсе дә калмады. Калмады кебек иде... Ләкин калган иде шул. Берсенең сорыйсы соравы, икенчесенең әйтәсе сүзе бар иде.

Гыйлемнур берничә тапкыр: «Кызый, син теге... Казанда чагында...» – дип сүз башлап карады да тагын туктап калды. Алга таба сүзен дәвам итәргә нидер тоткарлады, кыюлыгы җитмәде. «Ул хакта сүз башласам килешерме? Йөрәк ярасын яңадан кузгатып, Асиянең дә җәрәхәтле җанын сызлатып, аны тагын авыруга дучар итмәсме», – дип тә уйлады ул. Шуңа да сүзен икенчегә борып җибәрде. Алай дисәң, Асиянең дә нидер әйтәсе килә кебек, тик ул да, сүзен башлагач, тукталып, икенчене сөйләп китә.

Шулай шактый утыргач, Асия ничектер борсалана башлады, аннары кисәк кенә торды да:
– Кызый, китик инде без, бик озак утырдык. Җаным да азрак тынычланган кебек булды. Рәхмәт, яме. Ачуланып калма, – дип чыгарга кузгалды. Аннары, борылып, пышылдый төшеп: – Кызый, авырыйм бит мин, – дип куйды.


Гыйлемнурның бөтен күзәнәкләре буйлап бер калтырау узды да, беләкләренә каз тәне бәреп чыкты.
– Ашыкмаска иде әле, Асия, утырырга иде, – диде ул.
Асия исә, кат-кат рәхмәтләрен укый-укый, инде аякларына кия, гүя Гыйлемнурны ишетми дә иде. Өйдән аларның чыкканын күргәч, мунча баскычында сөйләшеп утыручы ирләр дә кузгалдылар. Асиянең малае барысына да рәхмәт әйтеп саубуллашты да, машинасын кабызып, әнисен көтә башлады. Гыйлемнур исә:

– Асия, хәзер, бер генә минут. И, пыл дивана менә шул инде, – дип сөйләнә-сөйләнә, кире өйгә борылды. Тиз генә суыткычтан өч литрлы банка белән сөт алып, урамга ашыкты.
– Мә әле, Асия, ал. Авыл күчтәнәче. Тиз булгач, бер әйбер дә хәстәрли алмадым, ачуланма инде, – диде.
Асия исә машинага утырып маташа иде. Кире төшеп, рәхмәт әйтеп, Гыйлемнурның күчтәнәчен алды. Шунда Гыйлемнур тагын бер тапкыр:
– Асия, син теге... ни... – дип сөйли башлаган иде дә, Асия:
– Ярый, гаепләмәгез инде, икегезгә дә бик зур рәхмәт! Җаным да тынычлангандай булды. Мине шулай зурлаган өчен сезне Ходай үзе зурласын! – дип изге теләкләрен тели-тели, машинага кереп утырды. Ишекне ипләп кенә япканнан соң, тәрәзәсен төшереп: – Гыйлемнур, яңадан күрешмәсәк бәхил бул. Ахирәттә күрешергә язсын, – диде.

Машина кузгалып китте.
– Асия, Асия, син... син...
Машина тыкрыктан борылганчы карап торды да Гыйлемнур бая Мәүлетбай белән Асиянең малае утырган мунча баскычына килеп чүкте.
Моннан төп-төгәл илле ел элек, Куак хастаханәсенең түбәсенә менеп, Әсгать тә: «Асия! Асия!» – дип кычкырып калган иде. Басу тулып пәҗи* көлтәләре сибелеп яткан, җиһан буйлап пәрәвез җепселләре сузылган кояшлы, шул ук вакытта табигатьне генә түгел, җаннарны да ниндидер бер сары сагыш сарган сентябрь, әбиләр чуагы иде. Юл читендәге өлгергән әрем белән баллы билчән исе дә күңелдәге сагышны куерта кебек. Ул вакытта Гыйлемнур белән Асиянең, бәхет эзләп, Казанга китеп барышлары иде. Алдагы билгесезлек белән аерылу ачысы җанны үрти. Төкерек йотарга да комачаулап, бугазга төер тыгылган.

Әсгатьнең ачыргаланып кычкырганына Асия бер җавап та кайтармады. Нәрсә генә дисәң дә, алты гына ай торган булсалар да, ул бит Әсгатьнең никахлы хатыны. Узганда күтәрелеп, узып киткәч, борылып карамады Асия. Җаны ничек сызланганын, башы ни уйлаганын үзе һәм бер Ходай гына белгәндер. Бу хакта авыз ачып Гыйлемнурга да бер сүз дәшмәде, Гыйлемнур да сүз кузгатмады.
Ә бит Гыйлемнурларның бакча башларында «Әлләрия» уйнаганда, алардан да матур пар юк иде. Уеннан кайтканда Әсгать гармунын сыздырып җырлап җибәрсә, егетләр дә ул берәр куплет җырлагач кына кушылып китәләр. Аларга кызлар да кушылгач, җәйге салкынча авыл төне җылынып киткән кебек була иде. Үзләре дә, тавышлары да пар килә иде аларның. Әсгатьнең тигез, сагышлы тавышына Асиянең күкрәктән чыккан тирән моңы килеп кушылгач, аларның җыры, Чаптырма чишмәсенең салмак агышы кебек, еракларга китеп, эреп тарала иде.


Асиянең Әсгатьтән аерылып кайтуын төрлесе төрлечә сөйләде авылда. Кемдер кызганды, кемдер куанды – тәмләп чәйнәде. Ә Асия гайбәтчеләрнең берсе белән дә сүзгә килмәде, бервакытта да сүз куып йөрмәде. «Ил авызын томаларга илле ыштан да җитмәс» дигәнне яхшы белә иде ул. Бер тапкыр Гыйлемнурга гына: «Каенана-әни үлеп китмәгән булса, тора идек без. Минем Әсгать бик әйбәт бит ул», – диде. Гыйлемнурның, кеше үзе сөйләмәсә, сорап йөдәтә торган гадәте юк. Башка берәү булса: «Ник аерылдыгыз соң алай булгач, каенанаңның монда ни катнашы бар инде?» – дип, төбенә тоз кояр иде бәлки.


Гыйлемнурның Казанга китәргә җыенганын белгәч, озак уйлап тормыйча, Асия дә тәвәккәлләде.
Казанда эшләгәндә, Гыйлемнур белән Асия тагын да якыная төштеләр. Эштәге җитәкчеләр дә, иптәш кызлары да аларны туганнар дип белә иде. Үзләре дә: «Юк», – димәделәр. Икесенең дә фамилияләре – Хуҗина. Асиянең әтисе – Хафиз, Гыйлемнурныкы – Хаҗи. Хезмәт хакы алганда да, берсенекен икенчесенә бирәләр. Җыеп кына әйткәндә, бары – бергә, югы уртак иде аларның.
Беркөнне, эштән нык арып кайтылган булгандыр, күрәсең, йоклап китә алмыйча азапланды Гыйлемнур. һич йокы кермәде күзенә. Асия инде күптән әвен базарын иңли. Кайчан йоклап кителгәндер, Асиянең: «Кызый, кызый...» – дип пышылдап селеккәләвенә сискәнеп:
– Соңга калдыкмы әллә? – диде Гыйлемнур, уянып бетә алмыйча.
Асия берәүне дә күрми дә, ишетми дә иде.


– Әсгатьне төшемдә күрдем бит, кызый. Гармунын тоткан да сезнең күрше Салих абыйлар тыкрыгыннан минем каршыга килә. Үзе уйный, үзе:
«...Суда балык оялый.
Куп уйлама, саргаерсың
Йә булырсың хыялый», – дип җырлый.
Нигә дип алай җырлады икән, кызый?
– Нык арыганга ул синең. Хәерлегә булсын, «Раббанә»не укы да ят. Иртән торасы бар бит, – дип, Гыйлемнур икенче якка әйләнеп ятты.
Асиягә, йокла, дисә дә, үзе дә озак йокыга китә алмады. Аның күз алдына ап-ачык булып Салих абыйлар тыкрыгы килеп басты. Чит-читләре кычыткан, бәпкә үләне баскан тар тыкрыктан кичке эңгердә гармун тартып җырлап килүче Әсгатьне дә күргән кебек булды. Алай гына да түгел, Әсгатьнең тавышын да ишетте бугай Гыйлемнур: «...булырсың хыялый, хыялый, хыялый».
Икенче көнне дә, аннан соң да әлеге төш турында яңадан телгә алучы булмады.


Әлмәттә шәһәр төзелә башлагач, Гыйлемнур белән Асия икесе дә, Әлмәткә кайтып, төзелешкә эшкә урнаштылар. Озакламый Асия Галимҗан дигән бер егеткә тормышка чыкты. Озак та тормый, кечкенә малае белән аңардан да кайтты. Берсендә, Иске Әлмәттәге эшчеләр ашханәсенә кереп барганда, аларны яулыгын почмаклап бәйләгән, шакмаклы ситсыдан бөрмәләп теккән итәге өстеннән соры кофта кигән әби эләктереп алды. Күмер белән сызып язмышыңны әйтеп бирүче әлеге әбине «Кәләй карчыгы» диләр иде. Асиягә сөйләгәндә, Гыйлемнурга тыңлатмады, Гыйлемнурга әйткәнне Асия белмәде. Аңа нәрсә әйткәндер, Гыйлемнурга исә: «Әлмәт ягына кияүгә чыгасың, аксыл кеше, йә тракторда, йә машинада эшли, ну шешәне бик ярата торган була», – диде. Бераздан Гыйлемнурга да насыйбы табылды – бер белмәгән Чаткичү авылына, бер күрмәгән тракторчы Мәүлетбайга кияүгә чыкты. Кәләй карчыгы әйткәннәр берәм-берәм үз җае белән алдына килә башлагач, язмышым шулдыр, дип яшәде дә яшәде Гыйлемнур. Шулай итеп менә кырык биш елга якын вакыт үткән дә киткән. Рәхәте дә, михнәте дә булгандыр инде. Ходай Тәгалә дә: «Адәм баласы бер рәхәткә, бер михнәткә төшеп яшәр. Рәхәте никадәр күп булса да җитмәс», – дигән бит. Биш бала тәрбияләп үстерделәр дә, бүген икәү торып калдылар. Утыз улың булганчы, усрак ирең булсачы, дигәннәре менә шулдыр инде.


Гыйлемнур авылдашы Рәисә белән язгы сулар төшеп юл өзелгәнче дип, авыллары Карлыгачка әти-әниләренең хәлләрен белергә кайтканнар иде. Авылда алар Әсгатьне очраттылар. Гыйлемнур, Әлмәткә килгәч, бу хакта Асиягә әйтте.
– Кызый, кире кайтам дисәм, Әсгать алыр иде микән? – диде Асия кинәт кенә.
Янәдән Әсгатькә дә барып карады Асия, тик тора гына алмадылар.
Язмышыдыр инде, көннәрнең берендә Асияне улы Әлмәтнең психик авырулар ята торган хастаханәсенә алып килгән.


Сеңлесе Зилә шул хәбәрне әйткәч, Гыйлемнурның башыннан яшен тизлеге белән «төшендә Әсгать җырлаган җырны исенә төшерде микән?» дигән уй узды. Асия бик кызганыч иде аңа.
Бервакыт Асиянең әнисе Оркыястай белән икәү Әлмәттән кайтканда, ул: «Шул Асиямне аерым яратам. Яратам да, жәллим дә. Үзе ялгыз, үзе моңсу»,– дигән иде. Ялгызы гына калып, үз язмышы турында уйланганда да, шул төшне еш искә төшерде Гыйлемнур. Менә бүген дә, чәй эчкәндә дә, икәү генә калып сөйләшеп утырганда да, озата чыккач та: «Асия, син теге, Казанда чакта күргән төшне, Әсгатьнең җырлаганын хәтерлисеңме?» – дип сорарга авызын ачса да, телен әйләндереп шул җан әрнеткеч сорауны бирергә кыюлыгы җитмәде. Вакыты белән азрак иләсләнеп китә торган, мөлдерәмә сагыш тулы ул күзләргә карап сорарга курыкты бугай...


– Асия, син теге, Казанда чакта күргән төшне, Әсгатьнең җырлаганын хәтерлисеңме соң? – дип кычкырып җибәрүенә Гыйлемнур айнып киткәндәй торып басты.
Көзге кояш, соңгы җылы нурларын кызыл йомгак итеп чорнап, ашыга-ашыга зират каеннарының кызгылт-сары ябалдашлары арасына кереп бара иде.
...Шимбә көнне Әлмәттән кайткан сеңлесе Асиянең үлгәнлеген хәбәр итте.

*Пәҗи – киндер.

Рәфкать ШАҺИЕВ

pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading