Шәһәр баласын жәллим
Казан урамнарында йөргәндә карыйм да, монда туып-үскән балаларга кыерсыту күп эләгә кебек.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казан урамнарында йөргәндә карыйм да, монда туып-үскән балаларга кыерсыту күп эләгә кебек.
Авылда ничаклы гына эш күп булмасын, әти-әниләр үз балаларына бу тиклем каты тормыйлар. Бер көнне эшкә барам, каршыма әтисе белән баручы биш яшьләрдәге кыз бала очрады. Кыз туп шикелле сикерә-сикерә елый, әтисе атып бәрә, тегесе кабат ботына килеп сарыла. Хәйран булып карап тордым. Барып кысылып та булмый, ничек иртә таңнан шундый хәлгә килеп җиткәннәр.
Сәүдә үзәкләренә барган саен, истерикага бирелеп елаучы ким дигәндә өч-дүрт баланы очратасың. Ул балага «заткнись» дип кычкыру да, бик кызып китсәләр, авызына сугып алу да калмый. Йә булмаса, киресенчә, бала матур гына ниндидер сораулар биреп бара, әнисе аны ишетми дә, әйтерсең бала үз-үзе белән сөйләшә. Әле күптән түгел бөтенләй өнсез калдым. Җәяүлеләр сукмагында бер хатын улын көтеп тора. Улы «әни» дип кычкыра-кычкыра мәктәп ягыннан килә. Малайның әнисе янына килеп җитүе булды, тегесе «Где ты был?» диде дә әйләндереп китереп тә сукты. Малай ни эшләгәндер, минем күздән утлар чыккандай булды. Үзебез дә, балаларыбыз да авылда үсте, минем бер кешенең дә кеше алдында баласына кычкырганын йә сукканын күргәнем булмады. Шелтәләү, орышу бар инде ул. Ул ничектер башкача, суксалар да, яраткан кебек кенә сугалар. Монда исә җан ачуы белән бәрәләр балаларына.
Әти-әниләрне дә аңлыйм кебек. Кая карама, акча корты. Бала-чаганы котыртып, бөтен җиргә карусельләр корып куялар. Утырган саен – 100 сум. Терлек карыйсы да, бакчага су сибәсе дә, кар көрисе дә юк, шулай да шәһәр халкы сәгатькә карап чаба. Өчтә мәктәптән алырга, биштә түгәрәккә илтергә. Әйдә, тиз бул, атла, чап. Авыл баласы кебек акрынлап, сыерчык карап, чәүкә санап йөри алмыйлар шул мескен балалар. Ике атнага бер булса да авылга кайтыр җире булмаган шәһәр кешесе гомумән мескен кебек миңа. Карга килде ни аңа, сыерчык ни. Күккә күтәрелеп карарга күнекмәгән, йолдыз да күрми. Яз җитә менә, туфрак җылынгач, аннан пар күтәрелә башлый. Аннан соң бөтен җиһанга затлы хушбуйлардан да затлырак булып җир исе тарала. Кичкырын эңгер-меңгердә ишегалды уртасына чыгып басып күзләреңне йомсаң, үзеңне оҗмахка эләккәндәй тоясың. Миңа калса, авыл балалары шуларны күреп, тоеп үскәнгә, күбрәк уңышка ирешәләр, булдыклырак булалар.
Илүзә Зарипова, Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Көрәш буенча Дөнья Кубогы ияләре ачыкланды. Татарстан көрәшчеләре ничек көрәште?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында янгында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз янып үлгән
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
-
#Язмалар
Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать?
Комментарийлар