16+

"Шәһри Казан" газетасы Яңа ел бүләкләре уйнатты

Бу бәйгедә 300дән артык абунәчебез катнашты.

"Шәһри Казан" газетасы Яңа ел бүләкләре уйнатты

Бу бәйгедә 300дән артык абунәчебез катнашты.

Бүләкләрнең барысы да спонсорлар тарафыннан тәкьдим ителгән иде. Укучыларыбыз өчен нык куаныштык. Бик тиздән кемнәргәдер бәхет елмаячак бит.

Квитанцияләрне укучыларыбыз үзләре китереп тә бирделәр, телефон аша да хәбәр иттеләр. Нәтиҗә ясаганда, һәрвакыттагыча, гаделлеккә хилафлык китермәдек. Бөтен эш барышын видеога төшереп бардык, күзәтүчеләр буларак журналистларыбызны чакырдык. Газетабызның инстаграм сәхифәсендә бәйгегә йомгак ясау барышын турыдан-туры эфир аша карап була иде.

Һәм менә, ниһаять, җиңүчеләр исемен игълан итәр вакыт та килеп җитте.
«Шәһри Казан» газетасына язылучылар арасында бүләк уйнатуда отканнар исемлеге:

1. Равилов Рәшит (Кама Тамагы районы, Яңа Кариле) – электр чәйнеге
2. Әхтәмова Гөлнара (Казан)  – чәй җыелмасы
3. Хафизов Әлфәт (Казан) – чәй сервисы
4. Шакиров Дамир (Казан) – бал
5. Гомәров Альберт (Түбән Кама,  Кама Аланы) – смарт-беләзек
6. Шәвәлиев Вахит  (Сарман) – смарт-беләзек
7. Гыйльметдинова Әнисә (Лаеш)  – Каләм-шәриф китабы
8. Алиуллов Фердинант (Буа)  – катнаш азык
9. Җамалетдинов Равил (Буа) – текстиль эшләнмә
10.  Нәҗметдинова А. (Казан) –  хиджамага сертификат
11.  Әхмәтҗанова Г.Ш. (Югары Ослан, Крестниково) – стена сәгате
12.  Мөслихов Рәхимҗан (Чирмешән, Якты Тау) – К.Тинчурин театрына ике кешелек чакыру билеты
13.  Исмәгыйлева Әлфия  (Апас) – аквапаркка сертификат
14.  Сафина Резидә (Казан)  – эстрада йолдызы белән кичке аш
15.  Җамалетднинова Гөлсәйдә (Буа) – шампан шәрабе
16.  Җәләлетдинова Розалия (Аксубай, Иске Кыязлы)  – каклаган каз

Җиңүчеләребезне котлыйбыз. Алга таба да безнең белән калыгыз, без уздырган бәйгеләрдә катнашыгыз, кадерле укучыларыбыз! Бергә булыйк!

Бүләкләрне 89172592831 телефоны аша элемтәгә кереп яисә Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт, "Шәһри Казан" редакциясенә килеп алырга мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading