16+

"Шәһри Казан" Ильгам Шакировны Илһам Шакировка төзәтте

Ильгам Шакиров бер атна эчендә Илһам Шакировка әйләнде дә куйды. Дөресрәге, Казандагы Ильгам Шакиров проспекты бер атна эчендә Илһам Шакиров проспектына әйләнде.

"Шәһри Казан" Ильгам Шакировны Илһам Шакировка төзәтте

Ильгам Шакиров бер атна эчендә Илһам Шакировка әйләнде дә куйды. Дөресрәге, Казандагы Ильгам Шакиров проспекты бер атна эчендә Илһам Шакиров проспектына әйләнде.

Узган атнада "Шәһри Казан" хәбәрчесе кибеткә чыгарга була. "Салават күпере"ндә яши ул. Яңа йортлар яныннан узып барганда, күңелен борчуга салган күренешне фотога төшерә ул.

Әлеге фотоны без шунда ук тиешле кешеләргә җибәрдек. Түрәләргә дә барып җиткән ул. Ни гаҗәп, шунда ук "ишетелгән" дә, "хәл ителгән" дә бит әле: икенче көнне проспект исеме язылган билге инде алынган иде.

Билгенең алынганын күргәч, күңелгә тагын бер борчу керде. Мөгаен, хәзер аның дөрес - ТАТАРЧА вариантын тиз генә куймаслар инде...

Ләкин! Илһам Шакиров - Илһам Шакиров инде ул. Шәхесе генә түгел, исеме дә шаяртканны яратмый! Бер атна да узмады, шул ук урында дөрес итеп, ТАТАРЧА язылган урам (проспект) билгесе барлыкка килде.

Әнә шулай, мәсьәләне шау-шу куптармыйча гына, тиз арада хәл итеп була икән. Ниндидер ялгышны күрергә, битараф калмаска, тиз арада ТИЕШле инстанцияләргә җибәрергә генә кирәк икән. Әлбәттә, хата җибәрүчеләр белән кемнәрдер җитди итеп сөйләшкәндер дә.

Тынычланырга иртәрәк шул әле. Шул ук хәбәрчебез, шул ук "Салават күпере"ндә тагын бер урам билгесен фотога төшереп ала...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йосыпов дигэндэ ,узгэртелэ торган хэрефлэр юк бит,нигэ аны узгэртеп бозып бетерделэр икэн. Рус алфа витында " Й","О","Ы"-хэрефлэре бар бит,нигэ аны ботенлэй икенче хэрефлэргэ алыштырырга? "Алабуга-Елабуга" га эйлэнгэн кебек булган инде бу.Бу да бит хата.Куптэнге.

    Мөһим

    loading