16+

«Шәһри Казан» мине гаиләле итте

«ШК»ның беренче саны чыгуы белән Россия Федерациясенең беренче Президенты Борис Ельцин да котлаган булган.

«Шәһри Казан» мине гаиләле итте

«ШК»ның беренче саны чыгуы белән Россия Федерациясенең беренче Президенты Борис Ельцин да котлаган булган.

Моңа ул вакытта газетага эшкә чакырылган язучы, шагыйрь Гәрәй Рәхим ирешкән. Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, «Шәһри Казан» газетасы да әдипне бәхетле иткән.

«Америка президентыннан да...»
– «Шәһри Казан»га килгәнче, Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәис урынбасары булып эшли идем, – дип сөйли башлады Гәрәй Рәхим. – Газетаның беренче редакторы Хәлим Гайнуллин: «Син тәҗрибәле кеше, Мәскәүдә дә эшләдең. Милли хәрәкәт башланды. Газета оештырырга, тираж да җыярга кирәк», – дип, мине хатлар һәм оештыру бүлегенә билгеләде. Бер номер да чыкмаган әле. Газетаның беренче санын әзерләгән вакытта Россиянең ул чактагы Президенты Борис Ельцин Татарстанга килде. Язучылар берлегендә очрашу оештырылды, Минтимер Шәймиев белән килделәр. Бу чарада мин дә катнаштым. «Шәһри Казан»ның беренче саны чыгуы белән Ельцин белән Шәймиевтән котлатсак, бик зур вакыйга булачак бит, дип уйлап куйдым. Шул арада машинкада икесенә ике котлау тексты бастым. Президиумда утырган Ельцинга: «Борис Николаевич, в Татарстане будет выпускаться очень серьезная национальная газета – «Шәһри Казан». Все хотят, чтобы Вы поздравили», – дип, котлау тексты белән бергә язу җибәрдем. Риза булсагыз, текст астына кул куегыз, дидем. Ельцин белән Шәймиев үз котлау текстларында имзаларын салды. Хәлим Гайнуллин: «Гәрәй, син гениаль кеше», – дип шатланды. «Теләсәң, Америка Президентыннан да автограф алып кайта алам», – дидем.

«Татарстанда юньле кызлар беткәнмени?!»
Мин эшкә килгәнче, Хәлим Гайнуллин, «Шәһри Казан»ны рекламалау өчен, типографиягә зур плакат әзерләтеп җибәргән. Анда борынгы Болгар киеме киенгән курай тоткан бер кыз тора. Плакатның корректурасы килде, мин, ризалык биреп, кул куярга тиеш. «Шушы хәтле ямьсез кызны каян таптыгыз? Татарстанда беткәнмени юньле кызлар?! Бу бит реклама түгел, антиреклама», – дидем.

Шуннан соң Хәлим Гайнуллин: «Плакат төзелгән, рәссамга, фотографка, типографиягә акча түләнгән. Куй инде кулыңны», – дигәч, теләсәгез нишләгез, дип куйдым. Аны күп итеп бастырдылар, бөтен җирләрдә тараттылар, газетаның соңгы битендә дә чыгардык. Берзаман авыл егетләреннән, шулхәтле чибәр кыз кайда яши, аның кем икәнлеген языгыз, адресын бирегез әле, дип язылган 15-20 хат килде. Плакаттагы кыз Башкортстаннан килгән татар теле укытучысы булып чыкты. Минем ул вакытта беренче хатынымнан аерылган 50 яшьлек чагым иде.

Газета укучыларны шул кыз белән таныштыру өчен, аны интервьюга редакциягә чакырдык. Бермәл минем бүлмәгә шундый матур кыз ишек шакып керде. Ул плакаттагы теге миңа ошамаган кыз булып чыкты, фотограф аны ямьсез итеп төшергән булган икән. Торган җирем редакциядән ерак түгел. Бу кызга кызыгып киттем. Мин ашларны тәмле пешерәм, рецептларны да үзем уйлап табам. «Сеңлем, кофены бик яхшы әзерлим. Өем якын гына. Бәлки, кофе эчеп алырбыз», – дидем. Ул риза булды. Киттек. Икенче көнне өйгә телефон кертергә тиеш иделәр, шуңа көне буе көтәргә кирәк иде, ә минем гәҗиттә эшем күп. Кич җитте. Вакытны сузам, караңгырак булсын, дим. Бу кызга хәлне аңлатып, синең каникул, бездә генә кунып кит, иртәгә телефон кертүчеләрне көтеп җиткерерсең әле, зинһар, дидем. Ярар, ярар, диде ул. Фатирым ике бүлмәле: берсендә мин йоклармын, икенчесендә – син, дидем. Шуннан бирле өйләнеп калдым да инде.

Линар Закиров

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading