16+

“Шәһри Казан” версиясе буенча иң шәп блогер - кем ул?

“Шәһри Казан” версиясе буенча иң шәп блогер ачыкланды! Миләүшә Фәләхова - беренче урында. Икенче урында аз гына өстенлек белән - Эльвина Сибагатова. Өченчедә - Тәслимә апа.

2020 елда "Шәһри Казан" газетасы блогерлар белән актив эш алып барды. Сәхнә артистлары, җырчылар, кино сәнгате вәкилләре кебек үк, блогерлар да укучыларыбыз арасында зур кызыксыну уята.

Дистәләгән, йөзләгән мең "подписчик"лары булган геройларыбыз да тормышта гап-гади кешеләр икән, ләбаса. Әйе, блогерлар дигәндә без үз сәхифәләребездә инде бөтен республикага, бөтен татар дөньясына танылган кешеләрне түгел, ә башлап килүче, я булмаса, авыл-район җирлегендә яшәүчеләрне герой итеп алдык. Мөгаен, безнең язмалар аларга тагын да танылырга мөмкинлек биргәндер. Ел ахырында исә без "Шәһри Казан" газетасы версиясе буенча, газетабыз битләрендә урын алган геройларыбыз арасында иң-иңнәрен ачыкларга булдык.

Дөресен әйтәбез, бүген - менә шушы минутларда без тавыш бирүне тагын берәр атнага озайтыйкмы әллә дип уйлаган идек. Ләкин гаделеккә - алдан билгеләнгән шартларга хыянәт итәсебез килмәде. Һәм без җиңүчеләрне билгеләдек. Дөресрәге, җиңүчеләрне безне һәм әлеге блогерларны яратып укуып-күзәтеп баручы "подписчик"лар билгеләде.

Шулай итеп:

“Шәһри Казан” версиясе буенча иң шәп блогер ачыкланды! Миләүшә Фәләхова - беренче урында. Икенче урында аз гына өстенлек белән - Эльвина Сибагатова. Өченчедә - Тәслимә апа.

Җиңүчеләрне котлыйбыз! "Шәһри Казан" редакциясе исеменнән без аларга акчалата бүләкләр тапшырабыз: 1500, 1000 һәм 500 күләмендә. Зур суммалар түгел, әлбәттә, әмма, кем әйтмешли, дөя дә - бүләк, инә дә - бүләк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading