Яңа ел алды көтелмәгән күңелле яңалыкларга бай була. “Шәһри Казан” газетасының бер төркем журналистлары бүген Татарстан Республикасының Журналистлар берлегенә кабул ителде.
Скопировать ссылку
Яңа ел алды көтелмәгән күңелле яңалыкларга бай була. “Шәһри Казан” газетасының бер төркем журналистлары бүген Татарстан Республикасының Журналистлар берлегенә кабул ителде.
Тантаналы вакыйга белән “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Рәшид улы Сабиров котлады. Бүгеннән башлап 100 яшьлек Берлекнең лаеклы каләм ияләре булдык, меңнән артык журналисты булган берлекнең сафын арттырдык.
Редакциябезнең берсеннән-берсе талантлы 6 кешесе әнә шулай яңа таныклыкка ия булды. Алар арасында “Шәһри Казан” газетасында җаваплы эшләрнең берсен алып баручы Фәрит Салихов бар. Бөтен газет, һәрбер язма аның кулыннан үтә. Директорның уң кулы буларак, ул журналистлардан язмаларны кабул итеп ала, укый, төзәтә, кыскарта, стиль ягыннан камилләштерә. Фәрит Салихов дистә еллар дәвамында спорт темаларына язучы журналист, ул бу өлкәне дә биш бармагы кебек белә. “Шәһри Казан”да аның спорт темасына язылган материаллары күп басыла.
Газета күп еллар дәвамында чыгып килә. Әлеге басма берничә буын журналистларының осталык мәктәбе булды. Әмма һәркемнең үз язу алымы була. Шулар арасында “Шәһри Казан” газетасында “Чәршәмбедән Чәршәмбегә” рубрикасында басылган аналитик язмалары белән күпләрне уйландырырга мәҗбүр итүче Фәнис Мотыйгуллин да бар. Фикер бөтенлеге, проблеманы куя алуы, фактларны туплавы һәм дәлилләве үзенчәлекле. Халыкны борчый торган бик күп проблемаларны да күтәрә ул. Бер үк вакытта көчле журналиста нечкә күңелле шагыйрь иҗатын күзәтүе кызык.
Комментарийлар