16+

«Син татар егетеме әллә?» — автобуста татарчасы белән гаҗәпләндергән үзбәк егете кем ул?

Татар көрәше — үсеп килүче яшь буынны тормышка сәләтле, кыю, тырыш, тәвәккәл, батыр рухлы итеп тәрбияли.

«Син татар егетеме әллә?» — автобуста татарчасы белән гаҗәпләндергән үзбәк егете кем ул?

Татар көрәше — үсеп килүче яшь буынны тормышка сәләтле, кыю, тырыш, тәвәккәл, батыр рухлы итеп тәрбияли.

24 ел Татарстан көрәш федерациясен җитәкләгән, Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, көрәш ир-егетләрнең көчен генә арттырып калмый, ә характерын да чарлый, дип юкка гына әйтмидер. 

«Бу егеттә өмет бар»

Эссе җәйнең бер көнендә эш буенча күргәзмәгә барган идем. Кайтышлый автобуска утырдым. Бер ханым кондуктордан хәзер сулга борыласызмы, уңгамы, дип русчалап сорады. Кондуктор егет аңлап бетермичә ханымга таба килә башлады. «Сулга борылалар», — дидем ханымның татар икәнен аңлап татарчалап. «Ә, ярар, рәхмәт», — диде ханым.

— Ник русча сорыйсыз, миннән дә татарчалап сорарга иде? — диде егет елмаеп саф татар телендә. 

— Ник син татар егетеме әллә, йөзеңә караганда бер дә татарга охшамагансың, мин сине читтән килгән егет, дип уйлаган идем,— диде ханым.

— Юк, үзбәк мин, — диде егет.

— Ничек шулай чиста итеп татарча сөйләшәсең соң, хәзер татар балалары да болай чиста итеп сөйләшми, — дип тәмам исе китте ханымның. — Әниең татармы әллә?

— Юк, икесе дә чеп-чи үзбәкләр, — дип Казан арты диалекты белән җавап бирде егет. — Алар татарчаны миңа караганда начаррак белә.

үзбәк. фото из личного архива

Ханымның тәмам исе китте. Ә минем күз егет өстенә кигән футболга төште. Анда татарчалап «Татарстан көрәш федерациясе» дигән сүзләр язылган иде. Димәк, бу егет татар көрәше белән дә шөгыльләнергә тиеш дигән уйлар узды. Егет кергән кешеләргә билетлар биргән арада янәшәдәге ханым белән сөйләшеп бардык. «Бу бала берәр җирдә укыйдыр, яшь бит әле. Әти-әнисенә ярдәм итәр өчен эшләп тә йөридер. Күзе ачык, тормышны ярата торган балага охшаган бу», — дип яңа танышым Сания апа Шаһиева егет турында күзаллауларын әйтә башлады.

Кешеләре булмаганда егет безнең янга килеп сөйләшкәләп алгалады. Арча районында торуын, Жасурбек исемле егет булуын белдек. Егетнең татар милли көрәше батыры булуын белеп, телефоннарын алып, соңрак хәбәрләшергә килештек. Сания апа белән бер тукталышта төштек. Жасурбекның аркаларыннан сөеп: «Шундый киң күңелле бул, максатыңа иреш, әти-әниеңә игелекле бала бул», — дип теләкләрен теләде ул. 

«Кыргызстан үзбәкләре без»

Шалтыраттым. Телефонны Жасурбек алды. «Әни белән сөйләшсәгез яхшырак булыр», — дип егет телефонын әнисенә бирде. 

— Татарстанга Иркутск шәһәреннән күченеп килдек. Арча районының Курса Почмак авылыннан йорт сатып алдык. Бирегә килгәндә бер авыз татарча белми идем, балалар өйрәтте, — дип көлә әниләре Мәхлия. 

Әлеге үзбәк гаиләсе тумышлары белән Кыргызстан Республикасыннан. Мәхлия белән Дилшад Мирзакасыймовлар никахлашалар да, тормышларын көйләр өчен Россиягә чыгып китәләр. Уллары да Иркутск шәһәрендә дөньяга килә. Россиядә яши башлаганнарына да 16 ел вакыт узган. Берничә еллап Иркутск якларында яшәгәннән соң, мөселманнар янында булыйк, үзебезнең төп йортыбызны булдырыйк, дип Татарстанга күченергә карар кылалар.

 2016 елда Казан шәһәрендә күчеп килгән гаилә, башкалага якынрак район авылларыннан йортлар эзләргә керешә. Арча районының Курса Почмак авылына кайтып төпләнергә булгач, балаларын татар мәктәбенә укырга бирәләр. 2019 елда ике олы балалары татар мәктәбендә бер класста укый башлый.үзбәк. фото из личного архива

Башлангычта укучы әлеге ике бала, татарча көрәш белән кызыксына башлый. Баштарак әниләре бик тә каршы тора. Имгәнерсез, аяк-кулларыгызны сындырырсыз, юк белән шөгыльләнмәгез, кирәк әйбер түгел, дип ризалыгын бирми. Тик соңгы сүзне гаилә башлыгы әйтә.

«Әни, нигә дип куркасың, син уйлаганнарның берсе дә булмас, көрәшик инде», — дигәч кенә ана күңеле дә ризалаша. Әти-әниләре рөхсәтен алып малайлар район үзәге Арчада көрәш серләрен үзләштерә башлыйлар. 2020 елдан бирле ике уллары да 15 чакрым юл узып, тренер Марат Әхмәдиев кул астында шөгыльләнәләр.

Бүген Миркасыймовларның ике уллары да Арча районы данын яклап, төрле ярышларда, Россия күләмендә уза торган чараларда да катнашалар. Абыйларының көрәшкәнен күреп, өченче уллары да аларга ияреп, Арчага йөрергә керешә. Бүген инде ана улларының уңышларына сөенеп, әле ярый шул вакытта хыялларын җимермәдем, дип шөкер итә.

үзбәк. фото из личного архива

«Бик тырыш гаилә»

Мирзакасыймовларның бүгенге көндә сигез балалары бар. Алтысы мәктәптә белем ала, икесе балалар бакчасына йөри. «Кечкенәләре үзбәкчәне онытмасын дип өйдә үз телебездә аралашырга тырышабыз. Татарчаны, русчаны шул кадәрле иркен сөйләшәләр, үзбәкчәгә күчкәч, кайчак уйлап җавап бирәләр», — ди әниләре.

Без автобуста очраткан Жасурбек гаиләдә олы бала, мәктәптә сигезенче класста белем ала. Энесе Мөхәммәт Әзи белән җәйге каникул вакытында бергәләп Казанга барып автобуста кондуктор булып эшләгәннәр. Туганнары эшкә чакыргач та әниләре гадәттәгечә яшь бит әле алар, нинди читкә чыгып эшләү, авылда да эш җитәрлек, дип каршы төшкән булган. Гаилә башлыгы, үзе дә Казанга йөреп эшләүче Дилшад, хатынының бу фикере белән килешмичә, малайлар кече яшьтән тормыш итү турында уйлана белсеннәр, дип рөхсәтен биргән. «Алар үзебезнең карендәшләр белән бер автобуста эшли, куркырлык әйбер юк, каршы килмә», — дигән. Хатынга иренең сүзләренә күнәргә генә калган.

— Эшләгән акчаларын икесе дә миңа алып кайтып бирделәр, — ди Мәхлия. — Әни, үзеңә кирәк әйбер ал, бу акчалар сиңа, дигәннәр иде, юк, дидем, бу сезнең тырышып тапкан беренче акчаларыгыз, үзегез өчен тотыйк, дидем. Күп балалы гаилә буларак безгә җир кишәрлеге биргәннәр иде. Ул җир сезнең киләчәк тормышның нигезе, ташландык булып ятмасын, коймалап алыйк, дидем дә, калайлап куйдык.

Сез биш малай, өч кыз, киләчәгегез өчен бүгеннән кайгыртсак үзегез өчен җиңелрәк булыр, сезгә килә торган кызларның да әти-әнисе яшәр урыннары бар дип күңелләре тыныч булырлык булсын, дидем. Безнең максат ничек тә балаларның киләчәге өчен кайгырту. 

Күп балалы бу гаиләне авылда да үз иткәннәр. Районның социаль яклау бүлеге күп балалы гаилә буларак Россия күләмендә уза торган «ЯрПАПА шагает по стране» бәйгеләрендә катнашырга сорагач та, каршы килмәгәннәр һәм ил күләмендә икенче урынны яулаганнар. 

— Бик тырыш гаилә. Дилшад Казанга барып эшли, Мәхлия өйдә балалар тәрбияли. Булсын, булдырыйк, дип яшиләр. Авылдан иске генә бер яклы йорт алганнар иде. Шуны бераз зурайтып, җылытып, ике яклы йорт кебек эшләделәр, балалары да бик тәртиплеләр, — ди Сеҗе авыл җирлеге башлыгы урынбасары Линиза Абзалова. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading