Йогышлы авыруларны дәвалауга караганда, кисәтү нәтиҗәлерәк, дип саный табиблар.
Скопировать ссылку
Йогышлы авыруларны дәвалауга караганда, кисәтү нәтиҗәлерәк, дип саный табиблар.
ВИЧка каршы профилактика чаралары да еш уздырыла. СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан, Казанда 30 ноябрьдә зур чара узачак. Ул инде 30 елдан артык үткәрелә.
СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү, аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең профилактика бүлеге мөдире – табиб-эпидемиолог Лилия Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, «СТОП ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясенең төп максаты – әле проблемага игътибарны җәлеп итү, саклану чаралары турында мәгълүмат бирү, халыкта үз-үзенә карата кайгыртучанлык тәрбияләү.
Комментарийлар