Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 5 елга бер сайлана.
Бүген, 20 августта ТР Дәүләт Советы депутатлары 12 нче утырышка җыелды. Утырышта каралган мәсьәләләрнең берсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайлау булды. Әлеге вазыйфага Сәрия Харис кызы Сабурская дәгъва кылды һәм депутатлар аның кандидатурасын хуплады да.
Сәрия Сабурская кандидатурасын депутатларга ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте. “Сез Сәрия Харис кызын барыгыз да яхшы беләсез. Ул Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын 2010 елдан җитәкли һәм әлеге институтка йөкләнелгән вазыйфаларны җиренә җиткереп үти. Ул халыкны хокукый тәрбияләүгә зур игътибар бирә”, - диде Әсгать Сәфәров һәм Сәрия ханымның ирешкән уңышларына тукталды.
“Сәрия Сабурскаяны барысы да яхшы белә. Күп еллар дәвамында ул уңышлы эшли”, - дип бәя бирде вәкаләтле вәкилгә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 5 елга бер сайлана. Билгеле булганча, Сәрия Сабурская 2010 елдан алып бу вазыйфаны били. Сәрия ханым 1956 елның 27 сентябрендә туган. Педагог һәм юрист белгечлекләре алган, фәлсәфә фәннәре кандидаты.
Лилия ЛОКМАНОВА
Комментарийлар