16+

“Сугыш башланганда, миңа 14 яшь иде...”

Тарих өйрәнүчеләр аз, дип әйткәннәрен еш ишетәбез. Бу сүзләр белән тулысынча килешеп булмый. Туган як тарихын өйрәнүчеләр күп, әмма аларның исемнәре киң җәмәгатьчелеккә таралмаган.

“Сугыш башланганда, миңа 14 яшь иде...”

Тарих өйрәнүчеләр аз, дип әйткәннәрен еш ишетәбез. Бу сүзләр белән тулысынча килешеп булмый. Туган як тарихын өйрәнүчеләр күп, әмма аларның исемнәре киң җәмәгатьчелеккә таралмаган.

Һәр авылның, төбәкнең үз тарихы бар, бик тырышып эзләсәң дә, ике бертөрле хикәят табылмас, мөгаен. Бөтендөнья татар конгрессы бинасында туган якны яратучы, аның үткәне һәм бүгенгесе белән кызыксынучы һәвәскәрләр җыелды. "Чутай бабай малайлары", " Без Кубрат хан оныклары " һәм "Нет в России семьи такой" әсәрләре турында фикер алышу узды.

Һәвәскәр тарихчылар үз туган яклары турында бай мәгълүмат туплаганнар. Архив документларын өйрәнеп, хәтта ДНК-тест ясатып та тикшеренү эшләре алып барганнар. Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән Фәрһәд Әхмәтшин Лаеш районы Япанча авылы турында сөйләде. 
- Тарих белән кызыксынуым нәсел шәҗәрәсен төзүдән башланып китте. Архивта 5 ел документлар эзләдем. Китапта төрле дәверләрдә авыл яшәеше, аның күренекле шәхесләре турында сүз алып барам. Минем туганым Марат Әхмәтшин Сириядә батырларча һәлак булды. Аңа Россия герое исеме бирелде. Марат истәлегенә музей ачасы килә. Батырларыбыз турында онытырга хакыбыз юк, - диде Фәрһәд Әхмәтшин.

Тарих өйрәнүчеләрнең һәрберсе Бөек Ватан сугышы темасына игътибар итми калалмый. Һәр гаиләгә кагылган сугыш җилләре турында хәтер әле дә яши. Бөек Ватан сугышы ветераны Харис ага Салихов та “Чутай бабай малайлары” китабында халык трагедиясе турында сүз кузгата.
- Сугыш башланганда, миңа 14 яшь иде. 1941 елның октябрь иртәсендә сугышка китәсе солдатлар мәдәният йорты тирәсендә җыелды. Анда минем әти дә бар иде. Ул Мәскәү янында барган сугышларда катнашты. Алланың рәхмәте килде, 40 градуслы салкыннарда Мәскәүгә һөҗүмгә барган фашист танклары катып калды, дип сөйләде әти. Басып алучыларны ил чикләреннән куу өчен, барлык милләтләр күтәрелде. Сугышта җиңү яулауның төп сәбәбе – халыклар бердәмлеге, - диде Бөек Ватан сугышы ветераны, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Харис Салихов.

 Бөек Ватан сугышы 77 ел элек тәмамланса да, күп кенә батырлар турында мәгълүматлар яңа гына табыла. “Нет в России семьи такой” китапларын иҗат итүче Михаил Черепанов сүзләренчә, һәр солдат турында хәтер сакланырга тиеш.
- Без төрле төбәкләрдә татар диаспоралары белән эшлибез. Мәскәү һәм Калугада яшәүче милләттәшләребезгә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Без китапта солдатларның туган һәм һәлак булган урыннары турында яздык. Кайберләре бүгенге көнгә кадәр “Хәтер китабы”нда хәбәрсез югалганнар рәтендә иде. Без туплаган мәгълүматларны батырлар гаиләләренә тапшырып барабыз, - диде Татарстан Республикасында "Хәрби Дан клубы" ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов.

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ул һәр гаилә өчен – хәтер, матәм көне. Ата-бабаларыбыз үз гомерләрен аямыйча илне саклаган. Алар турында хәтер мәңгелек!

Илгизә Галиуллина 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading