Республика лидеры яңа һәйкәлнең образы буларак, 1945 елның 30 апрелендә Рейхстаг түбәсенә Кызыл Байракны кадаган татар улы Гази Заһитов сайланганын искәртте.
– Бу һәйкәл Бөек Ватан сугышы фронтларда көрәшкән барлык татарстанлылар өчен. Сугышка киткән 700 мең кешенең һәр икенче кешесе Ватан өчен көрәштә һәлак булган. Алар турында хәтер йөрәкләрдә мәңге сакланачак! — диде Рөстәм Миңнеханов.
Тантанада онлайн форматта катнашкан Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов үзенең 16 яшьтән немецларга каршы сугышканын әйтте. «Бүген без 75 еллыгын билгеләп узабыз. Бу тарихи датага бөтен кешелек әзерләнә. Без сугыш ветераннары шуның белән бәхетле, немец фашист гаскәрләрен тар-мар итә алдык», — дип белдерде ветеран.
Тантанада, шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.
Комментарийлар