16+

Свердловск татарлары оешмасы, халык санын алу нәтиҗәләреннән канәгать булмыйча, Росстатка мөрәҗәгать җибәргән

Татар авыллары, татарлар күбрәк яшәгән җирләрне чагыштырып карыйсыбыз килә. Гомумән, бездәге сан, югалту котчыгарлык. 50 меңгә якын татарыбыз югалган, ди Свердловск өлкәсендә чыга торган “Саф чишмә” газетасы мөхәррире Фәвия Сафиуллина.

Свердловск татарлары оешмасы, халык санын алу нәтиҗәләреннән канәгать булмыйча, Росстатка мөрәҗәгать җибәргән

Татар авыллары, татарлар күбрәк яшәгән җирләрне чагыштырып карыйсыбыз килә. Гомумән, бездәге сан, югалту котчыгарлык. 50 меңгә якын татарыбыз югалган, ди Свердловск өлкәсендә чыга торган “Саф чишмә” газетасы мөхәррире Фәвия Сафиуллина.

Свердловск өлкәсеннән Фәвия ханым Сафиуллинаны белмәүче бик сирәктер. Фәвия Сафиуллина Свердловск өлкәсенең татар конгрессы рәисе урынбасары вазифасын башкара. Уралдагы татар балалары ана телләрен белеп үссеннәр дип җан атучы фидакяр затларыбызның берсе. Татарстан кызы туган ягыннан еракта яшәсә дә, татар мохитын ерак Уралда да булдыра алган. Ул безнең хезмәттәшебез дә. Свердловск өлкәсендә чыга торган “Саф чишмә” газетасы мөхәррире. Бу юлы сүзебез исә җанисәп нәтиҗәләренә ялганды. Ни кызганыч, Свердловск өлкәсендә татарларның саны күпкә кимегән. Чынлыкта исә, татарлар беркая да китмәгән. Фәвия ханым әйтүенчә, җанисәп нәтиҗәләре тиешенчә башкарылмаган икән. 
– Минем фикерем бер генә, җанисәп, миңа калса, җаваплы кешеләр тарафыннан үткәрелмәде. 2002 елда һәр өй саен кереп йөрделәр. Төгәл бөтен җирдән җан исәпне алучылар һәр кешегә аерым сораулар биреп язып алдылар. 2010 елда да өйгә керүләр өлешчә булды. Хәзер вәзгыять үзгәрде. Кешеләрнең үз ихтыярына тапшырдылар. Дәүләт хезмәтләре порталына керегез дә, язылыгыз, янәсе. Ничә кешедән сорыйм, беркемнең дә өенә керүче булмаган. Үз тирәмдә булган бөтен кеше белән аралашкан вакытта, җанисәп вакытында әле, “Үттегезме, әйдә керәбез, язылыгыз, онытмагыз”, – дип йөрдем. 22 авылда булып, анда сөйләшүләр алып барылды, халык татар булып язылды. Ә күп кенә җирдә башкачарак булган. Я үтәргә онытканнар, я игътибар бирмәгәннәр, я эш күп булды да, онытып җибәргәннәр. Шундый кешеләр бик күп. Росстат ЗАГС идарәләрендә барыбер мәгълүмат ала. Алар Россиядә яшәүчеләрнең төгәл санын белә. Ә безнең өчен мөһим булган милләт дигән графа, милли сорауны бөтен кеше язмаган. Моны исә милләтен атарга риза булмаган кешеләр дип чыгардылар. Тагын нәрсә дип язсыннар инде алар. Җанисәпне алырга һәр өйгә кереп йөри торган актив кешеләр булса, аның нәтиҗәләре төгәлрәк булыр иде. Ә халыкның үз ихтыярына тапшырганга күрә, моңа җаваплы караучы булмады. Бу вакыйганы мөһим дип санаучылар булмады. Гомумән, кешенең башы башка әйбер белән каткан иде. Минем фикерем шул, - дип сөйли Фәвия Сафиуллина.

Электрон форматта эшләүдә уңайсызлыклар да җитәрлек булган дигән фикер туа. Бу уңайдан Фәвия ханым үзенең фикерен белдерде.
– Электрон форматта үткәрү дә нәтиҗәгә беркадәр зыян китергәндер дип уйлыйм. Электрон форматта мәгълүматны үзгәртергә дә мөмкиннәр. Минем, сәясәтне сәбәп итеп, хөкүмәтне сүгә торган фикерем юк. Бәлки сәясәт тә бардыр инде монда. Без бөтен нәрсәне белеп бетерә алмыйбыз. Күз алдында булган хәлләрдән чыгып, шуны гына әйтәм: җанисәпне үткәргән вакытта җаваплы карамадылар. Кемнеңдер дәүләт порталына кереп язылу өчен кәефе дә, вакыты да, ихтыяры да булмады. Кемнеңдер мөмкинлеге дә булмагандыр. Кабатлап әйтәм: җанисәп алып өй саен кереп йөрүче дә булмады. Һәм, гомумән, югарыда утыручылар моңа бармак аша карадылар.

Свердлавск өлкәсе буенча да саннар бик начар. Бу уңайдан Свердловск татарлары оешмасы Росстатка мөрәҗәгать җибәргән. 
– Һәрбер торак пункт буенча безгә милли составны җибәрүләрен сорадык. Әле җавап килмәде. Татар авыллары, татарлар күбрәк яшәгән җирләрне чагыштырып карыйсыбыз килә. Гомумән, бездәге сан, югалту котчыгарлык. 50 меңгә якын татарыбыз югалган. Татар бәлки пандемиядән соң 7-8 мең кимегәндер. Әмма 50 мең түгел, татарлар беркая да китмәделәр. Җанисәп нәтиҗәләре дөрес нәтиҗә түгел, – дип сөйли Фәвия ханым вәзгыятьне беркадәр ача төшеп.

Фотода: Фәвия Сафиуллинна Россия Герое Дамир Йосыпов белән

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading