– Махсус хәрби операциядә һәлак булган энем әнине уятмаса, тереләй янып үлгән булырлар иде, – дип сүзен башлады кызлары Гөлнара Миндубаева, бу хәл турында ишетеп шалтыраткач. – 5 июньдә төнге икенчеләрдә ут чыгып, әниләр бернәрсәсез калды. Әни югары кан басымыннан җәфалана, соң йокыга киткән. Әти исә иртә ята. Йокыга киткәч кенә, әнине 2025 елда махсус хәрби операциядә һәлак булган энем Ильмир җилкәсенә өч кат кагып, әни дия-дия уята. Кисәтеп килгән инде ул аның янына. Уянгач, әни төтен исен сизеп ала. Тавыкларга бодай пешерергә куйгандыр да, суы беткәндер, иртә ята да, төн уртасында тора, дип, әни әтине үзенчә эчтән орышып та алган. Кухняга чыкса, бер почмагында ут ди. Бабай, янабыз дип, тизрәк әтине кереп уяткан. Әтинең күзләре ике генә процент күрә, ә төнлә бернәрсә дә күрми. Култыклап алып чыгып куйган да, документларны алып чыгам дип, кире өйгә кергән. Әле үзенчә бер чиләк су да сибеп маташкан. Шунда өстенә пластик вагонка агып, аркаларын, аякларын пешерә. Чәченә ут капкач, учлары белән сүндереп маташкан. Аллаһ гомерен саклап калган, янган өйдән үрмәләп чыга ул.
Минзифа апа, үз хәле-хәл булса да, ярдәм сорап, күршеләрне уята. Ул арада авыл яшьләре килеп җитә. Ут күршеләргә күчмәсен дип, алар коймаларны сүтәргә тотыналар. Шуның белән ут күчми кала. “Бер егет машинасына утыртып, әти белән әнине безгә алып килде. Без янәшә урамнарда торабыз. Капкабыз бикле түгел. Кызым, янабыз, дип килеп керделәр. Торып тәрәзәгә карасам, өйләре дөрләп яна иде”, – ди Гөлнара.
Икенче көнне бөтен туганнары Чистайда Сабан туенда очрашып, төпчек уллары Илнарны махсус хәрби операциягә озатырга тиеш булалар. Илнар берничә көн элек кенә контракт төзи һәм китәргә өлгермәгән була. “Әни белән мин хастаханәгә киттек. Илнарны озатырга үзем чыгып керә алдым, әни бара алмады. Бер атна хирургия бүлегендә яттык. Өстенә кием кияргә ярамый, ялангач тән белән ятарга ояла. Сорап, өйдә дәваланабыз дип кайтып киттек. Җәрәхәтләре бик катлаулы, озак ятып тора алмый, аркасына простыня ябыша. Анысы турында уйламый үзе, бернәрсәсез калдык бит дип кайгыра. Ярый әле үзегез исән-сау дим. Соңгы елларда үлем-китемнәр күп булды. Башта 2022 елда 25 яше дә тулмаган улым үлде. Чистайда бишенче каттан балконнан ыргыттылар аны. 2023 елда энем Ильмир контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китте. Мин дә, әни дә үгетләп тә, ялынып та карадык. Гомерем беткән булса, монда да үләм инде, диде. Ике елдан гәүдәсен кайтардылар. Инде икенче энем дә шунда китеп барды. Ул махсус хәрби операция башлангач ук китәм дип йөри башлаган иде. Икесен берьюлы алмадылар. Хатынын да, балаларын да. әнине дә тыңламады. Китәм булгач китәм, диде. Махсус хәрби операция бетеп, исән-сау кайтсын дип теләргә генә кала”, – ди Гөлнара.
Минзифа апа үзе кереп ала алмаса да, Аллаһның хикмте белән документлары ямый кала. Кызы әйтүенчә, кибеп бетмәгән керләрне алып кереп, кресло башына куя ул. Ә документлары салынган сумка шулар астында кала. Керләр янып беткән, сумкага да зыян килгән, ә документлары исән. Ут исә розеткада калган бойлердан чыккан дигән фараз бар. “Аны розеткадан төнгә йә әни, яки әти алып калдыралар иде. Күрәчәк булгангадыр, әти – әни алган, ә әни әти алган дип уйлаганнар”, – ди кызлары.
Комментарийлар