16+

Сыерларны көтүгә чыгаруны кайчан туктату яхшы?

Гадәттә, күпчелек районнарда сыер көтүе октябрь ахырларында, җиргә беренче кар төшеп, малкайларга ашарга үлән беткәч туктала.

Сыерларны көтүгә чыгаруны кайчан туктату яхшы?

Гадәттә, күпчелек районнарда сыер көтүе октябрь ахырларында, җиргә беренче кар төшеп, малкайларга ашарга үлән беткәч туктала.

Ә кайбер районнарда хәзердән үк көтү чыкмый икән инде. Мәсәлән, Лаеш районының Хәерби авылында гомер итүче Татарстанның атказанган агрономы Шамил Кушмин “ШК” хәбәрчесенә әйтүенчә, Хәербидә хуҗалык көтүе 15 сентябрьдә үк туктаган инде.

- Дөрес, элек ашатырга ризык аз булганда, сыерларны көтүдә кар яуганчыга кадәр тоталар иде. Хәзер терлек азыгы җитәрлек, шуңа күрә сентябрь урталарында ук туктатуны хуп күрәләр.
Беренчедән, хәзер салкыннар, яңгырлы көннәр башлана. Бу маллар өчен яхшы түгел. Мондый көннәрдә җиленнәре яргаланып, авырырга мөмкиннәр. Икенчедән, көтүлектә контроль азрак, ә монда, утарда, күз алдында торалар. Өченчедән, көзге чорда малларны күпьеллык үләннәр (люцерна, клевер) чәчелгән басуларга кертәләр. Коры көннәрдә соңрак чәчелгән үләннәргә зыяны булмаса да, яңгырлы һава шартларында алар тапталып, үләннәргә зыян салына.  Югыйсә, элекке елларда мондый басуларга малкайларны бөтенләй дә кертмиләр иде. Заманалар белән бергә тәртипләр дә үзгәрә, - диде тәҗрибәле белгеч.  

Зөлфия Хәлиуллина фотосы           

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading