– 2001, 2011 һәм 2019 елларда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең съездларына делегат булып сайландым. 1990 елда, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан идарәсе Пленумы карары белән, РСФСР Югары Советына кандидат итеп күрсәтелдем. 1996, 1999 елларда Чистай шәһәр советына күрсәтелдем. Бу вакыйгалар миңа бик кирәкле тормыш тәҗрибәсе тупларга, илебездәге хәлләргә мөстәкыйль күзлек аша карарга ярдәм итте, – ди ул.
Үз колакларыма үзем ышанмыйм. Моны бит кеше ярдәменнән башка адым да атлый алмаучы дөм-сукыр кеше сөйли. Үзе ярдәмгә мохтаҗ булса да, бүтәннәргә булышу аның күңеленә канатлар куя.
Бик үзенчәлекле, чынлап та, соклангыч кеше ул Рифкать ага. Гомере буе актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тырыша. Ә инде 1998 елдан башлап кышкы чыныгу һәм бәкедә коену белән дә шөгыльләнә. Аңарчы да шашка, армрестлинг һәм авыр атлетика буенча күрмәүчеләр арасында уздырылган шәһәр һәм республика ярышларында катнашып, җиңүләр дә яулый.
Тагын бер байлыгы бар аның. Ул күңелендә шигырь утын сау йөртүчеләрдән. Баштарак инвалидлар сәнгать бәйгеләрендә нәфис сүз белән чыгыш ясап, күпләрне сокландыра. Аннары үзе дә шигырьләр яза башлый. 1999 елгы сайлау кампаниясе вакытында кулына каләм алып, берничә шаян төртмәле такмак иҗат итә ул. Бу яңа шөгыле үзенә бик кызыклы һәм мавыктыргыч тоела. Шигырь язу аңа эчке хисләрен, кичерешләрен, шәхси омтылышларын төгәлрәк чагылдырырга булыша. Хәзерге вакытта ул – ун китап авторы.
Рифкать аганың тырышлыгына шаккатасың. Күзе күргән, сау-сәламәт булган кеше дә мең төрле сәбәп-сылтау табып, ялкауланып иренеп торырга мөмкин. Ә ул үз шигырьләрен үзе укып, аудиокассеталар да чыгара. Кама арты районнарында яшәүче күзләре начар күрүче кешеләр тормышына багышлап, берничә документаль әсәр дә иҗат итә. Күп еллар инде Чистай үзәк китапханәсе каршында эшләп килә торган «Ступени» һәм «Энҗеләр» әдәби түгәрәкләренең актив әгъзасы. 2012 елда Чистайның Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премиясенә лаек була.
Әгәр дә Рифкать ага кызыксынган тагын бер өлкәне әйтмәсәм, аның турындагы портретыма буяулар җитми калгандай булыр. Интеллектуаль сәнгать кубокларында катнашу аның тормышында аерым урын алып тора. Ул «Провинциалы» дигән бик көчле һәм талантлы команда җыя алган. 2003 елдан башлап аның җитәкчелегендәге бу төркем, Рәсәйнең 11 төбәгендә булып, 20дән артык кубокларда катнашкан. Россиядә уздырыла торган интеллектуаль уеннарның Магистры исемен дә йөртә. Бу исем әле башка беркемгә дә бирелмәгән икән.
– Дусларым белән без бик күп кенә иҗади һәм тернәкләндерү конкурсларында катнаштык. «Робинзоннар утравы», «Бәхетле дага». Махсус язган такмакларны Мәскәүдә узган Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең XX съезд делегатларына да күрсәттек. Күрмәүчеләр арасында уздырылган һәвәскәр шагыйрьләр ярышларының җиңүчеләре рәтенә кердем. 2005 елда Удмуртиядәге Глазов шәһәрендә һәм 2009 елда Ульяновск каласында өченче урын алдым. 2007 елда Пермьдә беренче урынга чыктым.
Нигә генә тотынса да, артта калырга яратмый Рифкать ага. Инде олыгаям димәгән – соңгы елларда парлы бию белән шөгыльләнә башлаган. Бу биюдә парсыз калган таныш ханым, аның тәвәккәллеген, тырышлыгын белеп, үзе чакырган. Күңел биреп тотынгач, монысы да булган. Халыкара конкурсларда катнашканнар, хәтта җиңгәннәр дә.
Гадәттә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ялгыз яшәргә дучар булуларын белгәнгә, Рифкать агадан гаилә хәле турында бик сак кына сорадым. Ә ул бу өлкәдә дә иң бәхетле кеше икән. Хатыны Ольга белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр: ике малай, бер кыз. Инде бер оныклары сөендерә.
– Еллар узган саен, үземдә яңа мөмкинлекләр ачам. Тормыш юлым, казанышларым мөмкинлекләре чикләнгән барлык кешеләргә дә үрнәк булып, аларга рухи көч бирер дип өметләнәм. Һәркемнең гомере бер генә, аны үкенмәслек итеп үтәргә кирәк, – диде ул, саубуллашканда. Бу – аның яшәү максаты. Ул аны шигырьләренә дә сала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар