Рәсми документларда беренче тапкыр XVII гасыр ахырында телгә алынган әлеге авыл урынына, риваятьләр буенча, кешеләр Сәет җитәкчелегендә килеп урнашкан, шуңа күрә аны Сәйтәк дип атаганнар. Әмма аның Алабуга ханы Сәүгән хан чорында ук булганы мәгълүм. Казан ханлыгының вассал кенәзлеге башкаласы булып, Алабуга Сәүгән хан җитәкчелегендә XVI гасыр башларында Тәрбирде Чаллысы белән сугышлар алып бара, ни сәбәпледер, алар бергә берләшеп, Казанга да һөҗүм итәләр. «Алабуга бәете»ндә шундый юллар бар: «Алабуга урыс кулына Сәүгән ханнан калгандыр, Сәүгән ханның маҗарасы тарихта язылгандыр». Шунда ук Саралы, Сәйтәк авыллары да телгә алына. Халкыбызның ачы язмышы тасвирланган әлеге бәеттә атап үтелгән ил агаларының читкә куылуы, авылларның үтерелүдән, читкә куылудан куркып, чукынырга риза булулары турында сөйләнә. Сәйтәк исеменә килгәндә, тарихчылар әлеге бәеттәге исемнәрдә (Сәйтәк бәк, Аккуҗа, Туйгуҗа) ногай чалымнары бар дип белдерә һәм бераз соңрак оешачак Нәдер волосте (Татарстанның хәзерге көньяк-көнчыгышында) белән Кама аръягының көнчыгыш территорияләрендә ногайлар яшәгән дигән нәтиҗә ясый.
Сәйтәк исеме Киров өлкәсенең Нократ авылы тарихында да очрый. Урта гасырларда татар ханлыкларының төньяктагы бер үзәге булган Нократ авылы һәм аның тирәсендәге башка татар авылларының нәсел шәҗәрәләре Кара бик нәселенә тоташа. Әлеге шәҗәрәдә Сәйтәк бик исеме теркәлгән.
.jpg)
Әлеге кыска гына язмада бу төбәкнең, андагы авылларның тарихын язып бетерү мөмкин түгел, андый максат та куелмады. Ә Алабуга төбәгендә кызыклы, үзенчәлекле исем-атамалар байтак. 1943 елда Свиногорье авылыннан борынгы шәһәрлек табыла, халык аны Донгусово поле (Дуңгыз басуы) дип йөртә икән. Борынгы төркиләр унике хайван циклының теге яки бу елында туган ир балага шул ел атамасын исем итеп биргәннәр. Ә шушы җирләрнең хуҗасы, димәк, Дуңгыз исемле булган. Мәҗүсилек чоры өчен бу гадәти исем һәм, тарихчылар фикеренчә, ул әлеге җирләрдә болгарлар килгәнче үк төрки халыклар яшәгәнлеген дәлилли.
Кабат Сәйтәккә әйләнеп кайтсак, әлеге авылны ике чишмә яшәтә, аның берсе авыл уртасында, гыйбадәтханә артында тибеп, авылга яшәү дәрте биреп торса, икенчесе бераз читтәрәк – Бондюг ятмасына юл ярган нефть чишмәсе. 90нчы елларда геологлар аның аскы катламнарын тикшереп, анда нефть ятмалары барлыгын яңадан ачыклаган. Хәзер бу «әби»- скважина икенче яшьлеген кичерә. Илдар Җәләлетдин улы сүзләренчә, авыл хәлле тормыш белән көн күрә. Без моны үзебез дә күрдек, матур-яңа йортлар, ихатада шәхси трактор-машиналарның күп очравы да моңа ишарәли. Халыкның чишмәләрне изге дип атавын сихри көчләр, җир кендеге белән бәйле серле хәлләр белән үрелдермичә, гади генә дә аңлатып була – су булган җирдә тереклек бар, ул – яшәү чыганагы. Җир куеныннан тибеп торган чишмәләр зур елгаларны туендыра, цивилизация табигатьне үзгәрткән бер чорда аларның әһәмияте тагын да арта бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
.jpg)
.jpg)
Комментарийлар