Игенчеләр тамак ялгап алган арада “Красный Октябрь” авыл җирлеге ФАП фельдшеры Елена Темникова журналистларга кырга үзләре белән нәрсә алып чыгулары турында сөйләде.
– Кан басымы, авыртуны баса торган препаратлар алып чыгабыз. Кан басымы күтәрелгән кешеләр була, ләкин без аларның вакытында кирәкле дарулар эчүен контрольдә тотабыз. Учетта торганнарының аптечкаларында кирәкле дарулар бармы-юкмы икәнен тикшерәбез, – диде ул.
Җитди проблемалар килеп чыкмаса да, эсседә хәле киткән, башлары авырткан очраклар булгалаган. Ләкин ике елда беркемнең дә, хәле начарланып китү сәбәпле эшен калдырып, өенә кайтып киткәне булмаган.

Районның баш табибы сүзләренчә, кырдагы тикшерү барышында, нигездә, йөрәк авырулары очрый.
– Бу бик авыр хезмәт. Мондый челләдә көне буе эшләү бер дә рәхәт түгел. Кырда кондиционерлы комбайннарда да, искерәк техникада да эшләүчеләр бар, – диде ул.
Бер чыкканда фельдшерлар ике кырга бара. Табиблар игенчеләрнең тән сәламәтлеген кайгыртса, “Задорушка” коллективы рухи ял иттерә.
– Без механизатор, игенчеләрнең кәефен күтәрергә телибез. Икмәкне җыю җиңел барсын дибез. Сугышта җыр яралыларга тернәкләнергә булышкан, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Без дә шуның кебек инде, – диде Мария Полякова.
“Быелгы уңыш мактанырлык булмас кебек”
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов сүзләренә караганда, әлеге вакытта Яңа Чишмә районында 6100 гектар мәйданда ашлык суктырылган. Бу гомуми мәйданның 14 проценты дигән сүз. Уңышлылык гектарыннан 25 процентны гына тәшкил итә.
– Әлегә уңыш белән әллә ни мактанып булмый. Быел һава торышының эссе торуы, корылык булу сәбәпле, мул уңышка өметләнеп булмый. Кырлар да яхшы, ләкин башак тулы түгел. Башак тулган вакытта яңгырлар булмады. Узган ел уңыш әйбәт булган иде. Быел ул дәрәҗәгә җитеп булмастыр. Бер комбайнга 600 гектарга якын йөкләмә туры килә. Уртача республика күрсәткечләре белән чагыштырганда бераз күбрәгрәк, – диде Леонид Богомолов.
40 ел гомерен иген игүгә багышлаган 58 яшьлек Исхак Нәҗипов белән дә аралашырга насыйп булды. Киң җилкәсе артында, хезмәт юлында мактанырлык эшләре, күкрәк киереп сөйләрлек казанышлары да бардыр, бәлки. Җәен – комбайнда, язын-көзен тракторда булган тәҗрибәле игенченең башкача булуы мөмкин дә түгел. Ләкин, бик күп хезмәт кешеләренә хас булганча, Исхак абый да сүзгә тыйнак иде.
– Мин 6 нчы сыйныфны тәмамлагач ук комбайн ярдәмчесе булып эшли башладым. Комбайнда озак еллар эшләр өчен теләк кирәк. Бөртекне югалтмыйча җыеп алырга да мөһим. Вак-төяк проблемалар булгаласа да, хәзер эшләү шартлары яхшы, кондиционер бар. Егет чагында тузанга батып бетә идек, тешләп генә күренеп тора иде. Өч кызым бар, алар хәзер кияүдә инде. Кечкенәсе Айгөл мәктәптә укыганда дүрт ел ярдәмчем булып эшләде. Үзе бик теләп, кызыксынып чыга иде, рульдә дә йөри иде, – диде.
Йорт мәшәкатьләре кибетче булып эшләүче хатынына эләгә икән.
– Кызу урак өстендә йокы аз эләгә. Төнге унбергә кадәр эшләгән көннәр дә бар. Болай гадәттә 6 да чыгабыз да 10 да тәмамлыйбыз. Табибларның кырга болай килеп тикшерүләре дә әйбәт. Даруны үзебез белән дә алабыз. Баш авыртса, эчеп куябыз.
Район идарәсе башлыгы уңыш бик үк мактанырлык түгел, дисә, Исхак абый сер бирмәде.
– Уңыш әйбәт, бездә яңгырлар булды. Узган елдан әллә ни ким түгел. Былтыр комбайным ватылыбрак торган иде, гектарыннан 28 мең центнер уңыш җыйдым, – диде.
Яңа Чишмә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.



Комментарийлар