– Үткән елны үлгән кортларны Барнаул һәм Белгородтагы ике лабораториягә җибәрдем. Аларны тикшертергә җибәрүнең үз таләпләре бар. Кортлар катырылган булырга тиеш. Көч-хәл белән махсус транспорт компаниясе белән элемтәгә кереп озаттык. Ә нәтиҗәсен белеп булмады. Бердән, лабораториянең анализларны тикшерергә аккредитациясе булуы шарт. Булмаса, судта аның нәтиҗәләре белән раслап булмый. Бер лабораториянең аккредитациясе юк иде. Ә икенчесенеке – бар. Тик анысында да ярдәм итә алмадылар. Анда да пестицидларның һәр төре аккредитацияләнгән булырга тиеш икән. Пестицидларның төре бик күп. Бер лабораториядә аларның барысын да тикшерә алмыйлар. Якынча бер мең пестицидның кырык төрен генә тикшерә алар. Шул кырык төре арасында булмаса, берни раслап булмый, – дип сөйләде ул.
Кортларның кайсы агудан үлгән булуын белер өчен агрофирма кулланган пестицидка бирелгән анализ аша да тикшертеп була. Әмма алар күрсәткән агу кортлардан да, балдан да, үсемлекләрдән дә табылмаган.
Ләләнең әйтүенчә, пестицидларның рәсми исемлектә булганыннан кала, легаль булмаган рәвештә кертелә торганнары да бар. Аларны кулланган очракта да сиңа беркем дә дөресен әйтмәскә мөмкин.
– Димәк, мин кортларны мең төрле пестицидка тикшертергә тиеш булам. Мең төренә дә тикшертү өчен миллионлаган акча кирәк. Бер анализ 900 сум тирәсе тора. Без барысы утыз мең сум акча сарыф иттек, ә нәтиҗәсе булмады, – ди әңгәмәдәшем.
Комментарийлар