Әтиләре белән ишегалдындагы эшләрне башкарсалар: кадак кагарга, игәүләргә, борауларга өйрәнсәләр, әниләре белән тәмле камыр ризыклары пешерәләр. Аннары бөтенесе бергә өстәл артына тезелеп утырып, чәй эчәләр. Шуннан да зуррак бәхет була аламыни?
– Хәзер Андрей үзе камыр куеп пешерә ала инде, – ди Лилия ханым, горурлыкка шатлык кушылган хисен яшермичә. – Минекенә караганда да тәмлерәк килеп чыга.
Әйткәнемчә, үсмер егетләрнең барысының да сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән. Алар Арчада зур матур йортта гаилә җылысын тоеп яшиләр, Яңа Кенәр интернат мәктәбендә белем алалар. Атна азагында Равил әфәнде үзләрен өйгә алып кайта. Дүшәмбе көнне генә кабат укырга илтә. Малайлар да, өлкәннәр үзләре дә бер-берсен сагынып торалар. «Ничек яратасың син аларны?» – дип сорыйлар икән таныш-белешләре дә. Әйе, Лилия ханым аларны кызганмый, ярата. Шул мәхәббәт бу ятим үсмерләргә киләчәккә өмет уята, ышанычларын арттыра.
Уллыкка алган Юраның сәламәтлеге өчен аеруча борчыла алар. Чабаксарга барып, консультация узганнар, хәзер операциягә әзерләнәләр. Юра үзен һич кенә дә авыру итеп тоймый. Бии дә, җырлый да, ярамый дип тормый. Аның тормышны шуның кадәр яратуын күреп, бәхет кенә телисе килә.
Лилия ханым аларның барысына да бәхет тели. Шул максат белән өенең бусагасына, күңеленең түренә уздырган бит инде ул аларны.
– Үкенмисеңме? – дим.
– Юк, – ди ул, кояш кебек елмаеп. – Беркайчан да үкенгәнем булмады. – Дәүләт ярдәм итеп тора. Аллага шөкер, өебез зур. Ашарга-эчәргә бар. Ходай исәнлектән һәм тигезлектән генә аермасын. Без әле аларны өйләндереп, туйларында бииячәкбез, Алла боерса.
Бирер-бирер. Кемнең нинди гамәл кылганын гына түгел, уй-фикерләрен, теләк-ниятләрен дә белеп тора бит Ул. Мондый изге уй-теләкләр, һичшиксез, тормышка ашарга тиеш. Моңа егетләр дә, Хәйретдиновлар үзләре дә ышана. Шушы ышаныч аларга тормыш авырлыкларын елмаеп кына узарга ярдәм итә дә.
Лилия ханымның тагын бер кызыксыну-мавыгуын әйтми китсәм, язмам тулы булмас. Төрле ташлардан мәрҗәннәр, беләзекләр ясый ул.
– Ташларның да җаны бар. Бер таш янына икенчесен куйсаң, алар икесе дә тагын да нурланып яктырып киткәндәй була. Ә кайчакта, киресенчә, икесенең дә төсе тоныклана. Шуңа аларны бер-берсен дөрес табыштыру, урнаштыру бик мөһим. Беләзек мәрҗәннәрнең матур булуы шуннан тора, – ди үзе.
Ташларга да шулай булгач, кешеләргә җандашларын табу гомерләрен мәгънәле үткәрер өчен ничек мөһим икәнлеген сөйләп тормасаң да аңлашыла.
8 март иртәсендә Лилия ханымны егетләре чәчәкләргә һәм рәхмәт сүзләренә күмәрләр. Ул үзенең иң бәхетле әни булуын тагын бер тапкыр тояр. Бу бит аның үзе сайлаган язмышы. Шуның белән кадерле дә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Тирә- ягыбызда Хәйретдиновлар кебек киң күңелле , соклангыч кешеләр яшәве сөенечле.Алар бит моны кемгәдер күрсәтү өчен түгел, күңелләре кушканга эшлиләр.Хәйретдиновлар гаиләсенә сабырлык, сәламәтлек телим.Йолдыз Шәрапованың әлеге мәкаләсен үз балаларын ташлап калдырган. күке " әниләр" дә укып уйлансыннар иде.
0
0