16+

“Татар дөньясы киң вә широкий”: шәхесләребез турында видеороликлар төшерелә башлады

Хәзерге замана таләпләре һәм технологияләре бер генә өлкәне дә читтә калдырмый. Татар энциклопедиясе институты коллективы да Ютубта канал булдырып, халкыбызның танылган татар шәхесләре турында видеороликлар төшерә башлаган.

“Татар дөньясы киң вә широкий”: шәхесләребез турында видеороликлар төшерелә башлады

Хәзерге замана таләпләре һәм технологияләре бер генә өлкәне дә читтә калдырмый. Татар энциклопедиясе институты коллективы да Ютубта канал булдырып, халкыбызның танылган татар шәхесләре турында видеороликлар төшерә башлаган.

Бүген әлеге проектка багышланган матбугат конференциясе узды.
ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев та проект белән таныштырганда, татар телебезне, тарихыбызны саклау өчен һәркемнең өлеш кертергә тиешлеген әйтте. “Безнең тарихта халык массалары төп роль уйный, дип белеп үстек. Ләкин тарихны шәхесләр билгели. Төп теләгебез: татар тарихының шәхесләргә бай булуын күрсәтү. Шәхессез тарих төссез була ул. Максат: атна саен чыгып бара торган кыска гына роликларда шәхесләребез турында гомуми мәгълүмат бирү. Кайберләреннән соң миңа тәнкыйть сүзләре дә килде. Имеш, кайсыдыр шәхес турында ниндидер факт әйтелмәгән. Кеше кызыксынып китеп, аның турында үзе эзләнә башлый. Ә кайберәүләр, киресенчә, элек белмәгән мәгълүматны белә. Ләкин безгә тәнкыйть кирәк, без аны кабул итәбез”, – диде.

Роликлар татарча, анда хәтта русчага субтитрлар да юк. Видеороликлар төрле өлкә шәхесләренә багышланачак. Халкыбызның данлыклы фотограф, видеограф, аш-су осталарын да кертергә кирәк, дигән тәкъдим яңгырады журналистлар тарафыннан. “Таныш булган традицион юнәлеш буенча гына эшләмибез. Һәр теләк исәпкә алыначак. Тәҗрибә туплый-туплый алга барабыз. Татар дөньясы киң вә широкий ул”, – диде Искәндәр Гыйләҗев.

Динара Әхмәт

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading