16+

«Татар кызы» бәйгеce җиңүчесенә таҗ һәм автомобиль бирәчәкләр

16 ноябрь көнне Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә халыкара «Татар кызы-2018» бәйгеceнең йомгаклау тантанасы узачак. Бәйгедә җиңүчегә Златоуст осталары тарафыннан ясалган таҗ һәм автомобиль бүләк итәчәкләр. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Бәйгедә 11 төбәктән һәм 3 чит илдән килгән 14 кыз катнашачак.
2015 елны «Татар кызы» бәйгесе беренче тапкыр Бөтенроссия күләмендә үткәрелде. 2016 елны бәйге халыкара дәрәҗәдә Чиләбедә узды. 2017 елны Уфа шәһәрендә «Татар кызы-2017» исеменә Татарстаннан Гөлназ Гатина лаек булды. Быел «Татар кызы-2018» бәйгесен Казан кабул итә.
Бәйге өч этаптан тора. Бәйгенең беренче туры Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә узды. 31 июльдән 5 августка кадәр Казанда проектның ярымфиналы үткәрелде. 29 катнашучы кыз бәйгенең сынауларын узды. Казанда 14 финалист-кыз билгеләнде.

Финалга кадәр 10 көн дәвамында финалистлар бәйге сынауларына әзерләнде. Алар белән хореография, җыр, сәхнә сөйләме буенча иң яхшы педагоглар эшләде, шулай ук кызлар экскурсияләргә һәм мәдәни чараларга йөрделәр.

“Татар кызы” исеменә лаек булган кыз Златоус осталары ясаган таҗга һәм “Лада Гранта” автомобиленә ия булачак”.

Халыкара «Татар кызы-2018» бәйгеceнең йомгаклау тантанасында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән кунаклар көтелә.

Фото: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading