Алинәнең триумф белән җиңүеннән соң аны Татарстанга кайтарырга кирәк дигән сүзләр йөри башлады. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та әлеге сүзләрне кире какмады.
Скопировать ссылку

– Дөрестән дә, Алинәне үзебезгә кайтару теләге бар. Бу өлкәдә сөйләшүләр бара. Аның әтисе – танылган тренер, ә безгә Татарстанга хоккей тренерлары җитми. Әтисенең үзенең дә безгә кайтырга теләге бар. Ул Татарстанны ярата. Алинәнең нинди кыенлыклар белән алтын медаль яулаганын беләбез. Финанс кыенлыклары да булды. Монда исә аларның гаиләсенә безнең иганәчеләр дә ярдәм итәргә риза, – диде Хәлил Шәйхетдинов.
Комментарийлар