16+

Татарстан Дәүләт Советыннан тагын бер депутат китте

Бу хакта бүген республика парламентының чираттагы утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Татарстан Дәүләт Советыннан тагын бер депутат китте

Бу хакта бүген республика парламентының чираттагы утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, парламентның социаль сәясәт комиссиясе әгъзасы Гөлнара Мөҗипова депутатлык эшчәнлеген вакытыннан алда туктатуны сорап, мөрәҗәгать иткән. Сәбәбе – Татарстаннан читкә, Санкт-Петербург шәһәренә даими яшәү өчен күчеп китү, дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин. 

“Бердәм Россия” сәяси партиясе әгъзасы парламентка 14 нче номерлы Студентлар сайлау округы буенча сайлап куелган булган. 

Лилия ЛОКМАНОВА

 

фото: ТР Дәүләт Советы сайты

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading