16+

Татарстанда электр самокатлары белән булган юл-транспорт һәлакәтләре саны өч тапкырга арткан

ТР ДАИ мәгълүматлары буенча, быел Татарстанда электр үзйөрешле катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санының өч тапкырга артуы күзәтелә.

Татарстанда электр самокатлары белән булган юл-транспорт һәлакәтләре саны өч тапкырга арткан

ТР ДАИ мәгълүматлары буенча, быел Татарстанда электр үзйөрешле катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санының өч тапкырга артуы күзәтелә.

13 һәлакәт теркәлгән, шуларда бер кеше һәлак булган , 13 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Шуңа бәйле рәвештә, Казанда, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә, түгәрәк өстәлдә юл йөрү кагыйдәләренә шәхси мобильлек чараларын куллануга кагылышлы үзгәрешләр проекты турында фикер алыштылар.

 ТР буенча Баш дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторы Ленар Габдрахманов сүзләренчә, күп сандагы электросамокатлар, гироскутерлар, сигвейлар һәм башка шундый хәрәкәт чаралары кулланучыларның статусын билгеләү зарурлыгы тудырды. Бу җайланмалар тизлекләрен 80км/сәгатькә кадәр үстерә ала һәм шуның белән бергз хәрәкәттә башка катнашучыларны куркыныч астына куя.

Хәзерге вакытта республика электросамокатлар белән идарә итүче затларны административ җаваплылыкка тарту практикасын эшли. Әйтик, сентябрь аенда җәмәгать судьялары карарлары нигезендә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган, 350 Вт куәтле электр самокатларында йөргән ике кулланучыны кулга алганнар. Электр самокаты белән идарә итүче икенче бер машина йөртүчегә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат буларак, 100 сәгать мәҗбүри эш билгеләгәннәр. Күптән түгел җәмәгать судьясы карары белән Казанда исерек килеш электр самокаты белән идарә иткәндә, бетон блокка басып, янәшәсендәге бала өстенә килеп төшкән йөртүчене гаепле дип танылды. Аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф һәм 18 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән иде.  Россия Транспорт министрлыгы Юл хәрәкәте кагыйдәләренә шәхси мобильлек чараларын куллануга кагылышлы төзәтмәләр проектын эшләде.

Республикада проектны өйрәнделәр һәм берничә тәкъдим әзерләделәр. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар индивидуаль мобильлек чаралары кулланучылары катнашында аварияләрне профилактикалау чаралары көчәйтелергә тиеш дигән фикердә килештеләр һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе тәкъдим иткән проектка төзәтмәләрне хупладылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading