16+

Татарстанда елга судноларында йөрү — “замана модасы”на әвереләчәк

 “Татарстан Республикасы флоты” (“Флот Республики Татарстан”) акционерлык җәмгыяте оештырылды. Аның устав капиталы 100 проценты белән Татарстанныкы.

Татарстанда елга судноларында йөрү — “замана модасы”на әвереләчәк

 “Татарстан Республикасы флоты” (“Флот Республики Татарстан”) акционерлык җәмгыяте оештырылды. Аның устав капиталы 100 проценты белән Татарстанныкы.

Яңа хуҗалар

 — Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1 июньдә тантаналы шартларда җәмгыятькә “Метеор-2020” белән А-217 судноларын тапшырды. Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Яшел Үзәндәге А. М. Горький исемендәге заводта тагын бер “Метеор-2020” пассажир судносы төзелеше бара. Татарстан Идел һәм Чулман елгалары буена урнашкан, су юлларыбыз 1 мең чакрымнан артык. Россия җитәкчелеге эчке флотны үстерү бурычы куйды. Бөек Идел юлында Әстәрхан, Ярославль, Пермь юнәлешләре җанландырылачак. Болгарда причалны озынайтып төзү эшләрен киләсе елда тәмамлау ниятләнелә. Бай тарихлы Чистайга туристлык маршруты активлаштырылачак,-диде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

 — Болгарга, Зөягә барулар, Казансу елгасында да суднолар йөрешен оештыру ниятләнелә. Елга буйларындагы инфраструктура яңартылачак. Кадрлар туплана, республиканың үзендә елга флоты кадрлары әзерләүче уку йортлары булуы яхшы. Хезмәт хаклары Россиянең башка төбәкләрендәгедән ким булмаячак. Максат-елга флотын яңа баскычка күтәрү, елга туристлык өлкәсен үстереп Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен киңәйтү, - диде “Татарстан Республикасы флоты” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Роман Лизалин.

Метеорга утырып китәрбез диңгезләргә

 — Иделдә һәм Чулманда “Волга-Дон” суднолары актив хәрәкәт иткән заманнарны хәтерлибез. “Казан-5 диңгез порты” дигән төшенчәдән баш тартмадык. Яшел Үзәндә җитештерелә торган “Метеор”лар Куйбышев сусаклагычындагы дулкыннарга бирешми, Әстарханга да, Кара диңгезгә дә, Каспий диңгезенә дә барып җитәргә сәләтле. Бу маршрутлар да булачак әле. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов якын елларда Яшел Үзән заводында елына 10-12 берәмлек “Метеор” җитештерүгә ирешүне максат итеп куйды, - диде Фәрит Хәнифов.

 Хәзерге флот язмышы

Бүген республикада су транспортында пассажирлар йөртү белән “Татфлот” акционерлык җәмгыяте белән “Яр Чаллы” казылма чималлар булмаган җитештерү берләшмәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять шөгыльләнә. Быелгы навигациядә 13 пассажир теплоходы һәм 11 дебаркадер файдаланыла. Казан, Зөя (Свияга), Болгар, Тәтеш, Чистай, Алабуга, Түбән Кама, Кама Тамагы пассажир причаллары гамәлдә. Шулай ук 2 паром кичүе эшли: Яшел Үзән - Түбән Вязовые, Аракчино - Югары Ослан.

 — Киләсе елда әлеге җәмгыятьләр “Татарстан Республикасы флоты” составына кертеләчәк. Искергән судноларны төзекләндерү чаралары күреләчәк, - диде Фәрит Хәнифов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading