16+

Татарстанда коронавирустан уникенче кеше вафат булган

1941 елгы Казан кешесе 27 майдан бирле сугыш ветераннары өчен госпитальдәге вакытлы йогышлы авырулар хастаханәсендә стационар дәвалануда булган.

1941 елгы Казан кешесе 27 майдан бирле сугыш ветераннары өчен госпитальдәге вакытлы йогышлы авырулар хастаханәсендә стационар дәвалануда булган.

Ике яклы пневмония белән катлауланган коронавируслы инфекция сәбәпле, хәле авырлаша, пациент реанимация бүлегенә күчерелгән. Уздырылган барлык дәвалау чараларына карамастан, пациентның хәле начарая.

Хастаның 30 майда йөрәге тибүдән туктала. Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен патолого-анатомик экспертиза үткәрелгән. Әлеге пациентта коронавирус булуы расланган. 

Үзегезне һәм якыннарыгызгы саклагыз

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading