Бер айга 10 мең 126 сум – быел Татарстанда икътисадның бюджеттан тыш секторында шул күләмдә минималь хезмәт хакын булдырырга җыеналар. Бу хәзерге минималь хезмәт хакы суммасыннан 6,7 процентка күбрәк булачак.
Ел башына әлеге сумма 9 мең 489 сумны тәшкил итә, Россия президенты йөкләмәсе буенча, агымдагы елның 1 маеннан минималь хезмәт хакы узган елның икенче кварталындагы яшәү минимумына – 11 мең 163 сумга тигезләшергә тиеш.
Бүген Татарстан Идел буе Федераль округында хезмәт хакы күләме буенча икенче урында бара. 2017 елның гыйнвар-ноябрь айларында уртача хезмәт хакы 6,3 процентка үскән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар