16+

Татарстанда янган мәчетне торгызырга акча җыелып беткән!

4 апрель көнне Ютазы районы Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыгып, 2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күргән һәм тулысынча диярлек янып беткән иде.

Рамазан-шәриф ае барган көннәрдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды сезгә сөенечле хәбәр җиткерә. Ютазы районы Иске Каразирек авылында янган мәчет бинасын төзекләндерү өчен акча җыю тәмамланды. Шулай итеп, ремонт-төзекләндерү эшләренең беренчел этабына 750 000 сум тапшырылды. Мәчет сип-панельләр технологиясе буенча төзелә, ул вакытны, материалларны һәм хезмәт чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирә. Янгыннан соң мәчет урынында манара һәм нигез генә сакланып калган. Бинаның стенасы корылган, хәзер түбә ябу эшләре бара.

Исегезгә төшерәбез, 4 апрель көнне Ютазы районы Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыккан. 2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күргән һәм тулысынча диярлек янып беткән. Мәчет ике авыл халкы өчен хезмәт иткән. 

Бу хакта dumrt.ru хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading